Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Гашура көне

Гашура көне мөселман календаре буенча елның беренче ае - Мөхәррәм аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә. Гашура сүзе гарәпчә 10 дигән сүз. Бу көнне Аллаһ ун пәйгамбәренә ун төрле нигъмәтен иңдереп, дәрәҗәләрен арттырган.Аллаһ Гашура көнне Муса пәйгамбәр һәм аның кавемен, диңгез суларын ярып, залим фиргавен гаскәреннән коткара. Туфан вакытында Нух пәйгамбәр...

Гашура көне мөселман календаре буенча елның беренче ае - Мөхәррәм аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә. Гашура сүзе гарәпчә 10 дигән сүз. Бу көнне Аллаһ ун пәйгамбәренә ун төрле нигъмәтен иңдереп, дәрәҗәләрен арттырган.Аллаһ Гашура көнне Муса пәйгамбәр һәм аның кавемен, диңгез суларын ярып, залим фиргавен гаскәреннән коткара. Туфан вакытында Нух пәйгамбәр көймәсен Җүди тавы өстенә утырта. Юныс галәйһиссәламне балык карыныннан чыгара. Атабыз Адәмнең тәүбәсе ошбу көндә кабул ителә. Йосыф пәйгамбәр агалары ташлап киткән кое төбеннән Гашура көнендә чыгарыла. Хәзрәти Гайсә ошбу көндә дөньяга килә һәм күккә ашырыла. Давыт галәйһиссәламнең тәүбәсе кабул була. Ибраһим пәйгамбәрнең улы Исмәгыйль галәйһиссәлам дөньяга килә. Ягъкуб га-ләйһиссәламнең Йосыф хәсрәтеннән күрмәскә әйләнгән күзләре ачыла. Әюб галәйһиссәлам дәһшәтле авыруыннан шифа таба. Бу көннәрдә ураза тотуның фазыйләте бик олы. Әлеге көндә пәйгамбәребез ураза тота торган булган. Яһүдләрнең дә бу көнне ураза тотканын белгәч, мөселманнарга алардан аермалы буларак ике көн ураза тотарга кушкан. Гашура көнне һәм аннан икенче көнне ураза тоту бик саваплы гамәл, бу көнне Коръән укыла, сәдака бирелә һәм башка бик күп хәерле эшләр эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев