Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә полиция хезмәткәрләре 550 мең долларлык машинада патрульлек итә башлаганнар.
Дубайның полиция начальнигы урынбасары Хамис Матар аль-Мазину әйтүенчә, lamborghini машинасы белән полиция хезмәткәрләре "Бурдж Халиф" небоскребы, Джумейра, Дубай-Марина районнарында патрульлек итәчәкләр.

Дөрес, хокук бозучыларны әлеге машинада йөртмиячәкләр. "Әлеге кыйммәтле спорт машинасы туристларга Дубайдагы тормыш дәрәҗәсен күрсәтер өчен генә", - ди полиция хезмәткәре.



Нет комментариев