Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Агачларны кайчан төрергә?

- Яшь агачларны кайчан һәм ничек төрергә? Гомумән, аларны кышка ничек әзерләп калдырырга икән?

Бакчачы Эльмира Исхакова җавап бирә

– Яшь агачларны һава температурасы –3…–5 градус тирәсендә тирбәлә башлагач төрергә кирәк. Ике ел рәттән! Чөнки кайрылары бик юка булганлыктан, алар суыкта ярылырга мөмкин. Спанбонд, лутрасил кебек махсус материал булмаса, чүпрәк капчык, иске җәймә, юрган тышы белән төреп куярга мөмкин. Катыргы кәгазь белән дә урап куярга була. Куян, тычкан кимермәсен өчен, өстеннән рубероид, линолеум, поролон белән әйләндереп алыгыз. Ләкин агачка һава да кирәк, моның өчен ике арада бераз бушлык калдырыгыз. Язын температура –5 градус чамасы була башлауга,  өске катламны алып ташларга кирәк.

Тамырларын суыктан саклау өчен, төбенә черемә, пычкы чүбе яки печән җәеп калдырырга онытмагыз. Катыргы салып калдырырга да мөмкин. Ул да суык үткәрми. Агач төбендә җирдә ярыклар күрсәгез, томалагыз. Юкса алардан тамырга суык төшәчәк.

 

 

 

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев