Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Чөгендер яфрагының файдасы

Чөгендер яфрагы клетчаткага бай. Яхшылап юып, вак итеп турап, кайнар суда тотсагыз, яфраклары йомшак булачак.

Чөгендер яфрагы салатлар өчен бик яхшы. Аны редис, сельдерей, кыяр, салат яфраклары, шпинат, яшелчә һәм чикләвекләр белән дә катнаштырырга мөмкин. Салатка лимон яки алма согы, каймак  яки үсемлек майлары салырга була.

Яфракларны икенче ризыкларга – яшелчә рагуына, котлетларга, омлетларга өстәргә мөмкин. Чөгендер яфрагын камыр ризыкларына эчлек итеп куллансагыз да ярый. Аны киптерәләр, тозлыйлар, башка яшелчәләр белән консервлыйлар һәм аннары кыш көне кулинариядә кулланалар.

Чөгендер яфракларының файдасы:

 -Йөрәк-кан тамырлары авырулары, диабет, анемия, калкансыман биз авырулары вакытында файдалы.

- Чөгендернең вакланган яфрагын конъюнктивит вакытында күз кабагына куялар.

- Чөгендер яфрагы төнәтмәсе эч катуга каршы көрәштә булыша: бер аш кашыгы яфракларны кайнар суга салып куеп, суынганчы тотасы һәм көнгә дүрт тапкыр эчәсе.

-Матдәләр алмашын активлаштыра, җәрәхәт авыруын, гастрит һәм бавыр авыруларын дәвалауда ярдәм итә. ТЕЛӘСӘ НИНДИ ПРЕПАРАТ, ДАРУ ЯКИ ДӘВАЛАУ ЫСУЛЫН КУЛЛАНГАНЧЫ, ДӘВАЛАУЧЫ ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШЕГЕЗ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев