Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Фольганың файдалы якларын беләсезме?

Бездән киңәш-сездән эш

Көмеш кашыкларны ялтырату өчен кулланырга мөмкин. Савытның төбенә фольга җәябез (ялтыравыклы ягы өстә калырга тиеш). Кашык-чәнечкеләрне шунда урнаштырабыз. Стаканның дүрттән бер өлеше күләмендә содага, стакан тулганчы, җылы су агызабыз да, болгатып, савытка салабыз. 15 минуттан соң кашыклар, кибеттән алгандагы кебек, ялтырап калачак.

Фольга белән кайчы үткенләргә дә була. Моның өчен фольга кисәген кискәләргә генә кирәк. Кайчы үткенләнәчәк, шул ук вакытта тутыгы да юкка чыгачак.

Фольга җылылык кайтару үзенчәлегенә ия. Кер үтүкли торган тактаның тышлыгы астына шуны җәйгән очракта, кием бик җиңел һәм тиз үтүкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев