Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Яңа ел алдыннан истә тотарга кирәкле 5 киңәш

Танышып чыгыгыз, мыегыгызга чорнап куегыз.

✔️1. Яңа елга бурыч белән кермәгез. Көтеп торырга риза булсалар да, мөмкин булганча, бурычыгыздан котылырга тырышыгыз. 

✔️2. Йомгакларга мөмкин булган эшләрегезне, әле ашыгыч түгел дип, киләсе елга калдырмагыз. Ярты юлда яки очына чыгып җитәргә аз гына калган эшләр сезнең кәефегезне кырып торыр, тәмамланмаган эш – нәкъ бурыч шикелле ул. 

✔️3. Өегездә, машинагызда тәртип салыгыз. Сүз юып, тузан сөртеп чыгу турында гына түгел. Артык, ватык яки кулланылмый торган әйберләрдән арыныгыз. Бу шулай ук күңелгә канәгатьлек бирә торган нәрсә.

✔️4. Яңа елны бергә каршылый торган якыннарыгызга бүләк алыгыз. Монда сүз ниндидер зур бүләкләр турында бармый, дөя генә түгел, энә дә бүләк икәнне онытмыйк.

✔️5. Киләсе елга хыялларыгызны язып куярга онытмагыз! Нәкъ менә деталенә кадәр уйлап, күзаллап язылган хыяллар материальләшә, ди психологлар. Сан буенча чикләүләр юк, рәхәтләнеп хыялланыгыз, теркәп куегыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев