Кабак коймагын пешерү рецепты
Кабактан тәмле коймак
Тәмле ашарга, пешеренергә яратмаган кеше бар микән ул?! Интернет челтәренә керсәң дә, газета-журнал алсаң да, үзенчәлекле рецептка тап буласың. Аны әзерләп, тизрәк якыннарыңны сөендерәсе килә. Күпчелек хатын-кызлар аш-су остасына әйләнеп бара бүген. Бүген дә сезгә дә бик тәмле кабак коймагы рецепты тәкъдим итәбез:
Кабак коймагы
Ярты кг кабакны вак угычтан уабыз. Шуңа 2 йомырка, ярты литр оеган сөт яки кефир, ике аш кашыгы шикәр комы, бер бал кашыгы тоз, 1 бал кашыгы камыр көпшәкләндергеч, 3 аш кашыгы үсемлек мае, иләнгән бодай онын аз-азлап өсти барып, гадәти коймакныкыннан беркадәр куерак итеп камыр изәбез. Кабакны камырга кушып болгатабыз. Коймакларның ике ягы да алтынсу төскә кергәнче табада кыздырабыз. Каймаклы – сарымсаклы- яшел укроплы соуска манып ашыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев