Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Хәтерне ничек яхшыртырга?

Мөһим чаралар, мәсәлән, имтиханнар алдыннан хәтерне яхшыртып була. Бу турыда табиблар Дмитрий Шубин, Андрей Продеус, Елена Малышева һәм Герман Гандельман «Жить здорово!» тапшыруында аңлатты.

Белгечләр сүзләренчә, битне салкын су белән юарга, салкынча душка керергә кирәк. Бу канны баш миендә һәм йөрәктә туплый, баш мие эшчәнлеге активлаша.

Кешегә физик активлык кирәк. Актив булганда баш миенә туклыклы матдәләр һәм кислород күбрәк килә.

Көндез йоклап алырга була. Ләкин ярты сәгатьтән артыгы кирәкми.

Караватка ятар алдыннан Малышева бер чынаяк кофе эчәргә киңәш итә. Шуннан соң кеше ярты сәгатьтән артык йокламый. Хуш исле кофе бераздан бәвел кудыру эффекты барлыкка китерә һәм кеше уяна, дип аңлата ул.

Чыганак :https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев