Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Орлык алганда сак булыгыз

Үз бакчаңа яхшы сортлы орлыклар чәчү уңыш алганда зур өстенлек бирә, үсемлекнең тишелеп чыгуы һәм уңыш алу чорында бу өстенлек 15-20% җитәргә мөмкин.

Яхшы сортлы орлык белән чәчкән үсемлек өстәмә чыгымнар кулланмыйча да яхшы үсә, авыртуларга һәм бөҗәкләргә, гербицидлар, пестицидларсыз да авыруларга бирешми. Нәтиҗәдә экологик чиста уңыш алу мөмкинлеге барлыкка килә.

Орлык сайлаган вакытта аның маркировкасына игътибар итәргә кирәк. Маркировкада бу орлыкны нинди фирма ясаганын, үсемлекнең исеме, аның сорты, үлчәме, партия номеры урысча һәм латинча язылырга тиеш. Орлыкның саклану вакыты 1 ел кәгазь пакетларда сакланган вакытта, герметик пакетларда саклану вакыты күбрәк.

Татарстан буенча Россельхознадзорның дәүләт инспекторы Фәттәхов Рәис Мөдәрис улы

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев