Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Әрекмән тамырын җыеп калыгыз

Әрекмәннән котылу бер дә җиңел түгел, ул бик әрсез үсемлек. Хәер, аның тамырын корытырга кирәкми дә. Чөнки күп авырулардан менә дигән шифа бит.

Агуланганда канны чистарту өчен, 3 аш кашыгы вакланган әрекмән тамырын, 1 стакан кайнар суга салып, 2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Ашар алдыннан көнгә 3-5 мәртәбә яртышар стакан эчәләр.

Организмны ныгыту өчен 1 аш кашыгы вакланган , 1 стакан кайнар суга салып, 1,5 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 2 тапкыр 1әр стакан кабул итәләр. Дәвалану курсы – 2-3 атна.

Гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, бәвел-җенес системасы авырулары булганда, ярты чәй кашыгы чамасы вакланган әрекмән тамырын, 1,5 стакан кайнар суга салып, термоста 5 сәгать төнәтәләр. Көнгә 3 тапкыр 1 / 3әр стакан эчәләр.

Ревматизм, экзема борчыганда, 1 чәй кашыгы вакланган тамырны 1 стакан кайнар суга салып, сүлпән утта 5 минут кайнаталар. 20 минуттан соң сөзеп, ашар алдыннан көнгә 4 мәртәбә 1әр аш кашыгы эчәләр.

Бавыр, үт куыгы эшчәнлеге бозылган икән, 2 чәй кашыгы вакланган тамырны 0,5 литр салкын суда 5 сәгать төнәтәләр. 1 минут кайнаталар, 10 минуттан сөзәләр. Көнгә 3 тапкыр 100әр г эчәләр.

Тире авырулары вакытында, җәрәхәт, пешкән урын, тромбофлебит, геморрой булганда, 10 аш кашыгы вакланган тамырны 150 г зәйтүн маена салып, 20 минут сүлпән утта төнәтәләр. Сөзеп, көнгә берничә мәртәбә проблемалы урынга сөртәләр.

Шикәр диабеты, подагра, ревматизм, хроник эч кибү, геморрой кебек сырхаулар күзәтелгәндә, 1 аш кашыгы вакланган тамырны 2 стакан кайнар суга салып, сүлпән утта 10 минут кайнаталар. 1 сәгать төнәткәч, сөзеп, көнгә 3 тапкыр 2шәр аш кашыгы кабул итәләр.

Артрит булганда, очлыклар сызлаганда, трофик җәрәхәт вакытында эмаль кәстрүлгә 2 аш кашыгы вакланган тамырны салалар, 1 стакан су өстәп, савытның капкачын япкан килеш сүлпән утта 10 минут кайнаталар. 40 минут төнәткәч, марляны берничә катлы итеп, шунда чылаталар һәм проблемалы урынга 30-60 минутка куялар. Процедураны көнгә 1-3 мәртәбә кабатлыйлар. Компрессны төнгә калдырырга да мөмкин.

Бәвелне кудыра торган чара. 3 аш кашыгы вакланган тамырны, 800 мл кайнар суга салып, яртысы парга әйләнгәнче сүлпән утта кайнаталар. 30 минут тоткач, сөзеп, 2-3 аш кашыгы бал яки шикәр комы өстиләр. Көнгә 3 мәртәбә яртышар стакан һәм йокларга ятканда 1 стакан эчәләр.

Тамагыгыз ялкынсынганмы? 1 өлеш вакланган тамырны 15 өлеш кайнар суга салып 3 сәгать төнәтегез. Сөзеп, көнгә 3-5 тапкыр җылы төнәтмә белән тамак төбен чайкатыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X