Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Сырганакның файдасын күрик

Башыбызны сырганак шампуне белән юсак, чәч сынмас, кибеп корымас, коелмас, тамырлары сәламәтләнер, ныгыр. Нәтиҗәдә, чәчебез табигый рәвештә җемелдәп торыр, башыбыз кавыкланмас.

🌿 Көн саен бер чынаяк сырганак морсы яки сырганаклы чәй эчәргә гадәтләнсәк, иммунитетыбыз ныгуы өстенә, күз күремебез сизелерлек яхшырыр, яшебез олыгаюга бәйле җыерчыклар азрак пәйда булыр, бавырыбыз чистарыр, кан составыбыз әйбәтләнер.

🌿 Сырганак җимешләрен даими ашасак, кан тамырларыбыз чистарганга күрә, үпкә һәм йөрәк эшчәнлеге табигый рәвештә җайга салыныр, шунлыктан, үпкә ялкынсынуы, инсульт, инфаркт кебек авыр чирләр янамас.

🌿 Әлеге күркәм гадәт безне ашказаны җәрәхәте һәм яман шеше кебек замана афәтләреннән саклап калыр.

🌿 Шунысын истә тотыйк: аеруча кышкы чорда, витаминнар, микроэлементлар кытлыгы аркасында, күп авырулар котырына, безнең гомерне кыскарта, сызлануларга дучар итә. Сырганакны бу чорда куллану аеруча мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев