Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Татарстан психологы ата-аналарга балалар белән аралашу өчен киңәш бирде

Психолог чикләүләр аңлаешлы һәм ачык булырга тиешлеген искәртә.

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге һәм Балалар шәһәр хастаханәсе психологы Татьяна Хисмәтуллина балигъ булу һәм балалар белән ата-аналар арасында мөнәсәбәтләр белән бәйле катлаулы мәсьәләләр турында сөйләде. Бу турыда Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Белгеч Казан инновацион университетында яшүсмерләр өчен якшәмбе институты дәресләре кысаларында лекция укыды.

Яшүсмер белән аралашу өчен психолог киңәшләре:

  • яшүсмернең ихтыяҗларына ирек бирү мөһим (дуслар сайлау, симпатияләр һәм антипатияләр даирәсен билгеләү, үз фикерен әйтүдә бала ирекле булсын);
  • чикләүләр аңлаешлы һәм ачык булырга тиеш;
  • ата-ана баланың дусларын, аның кайларга баруын, ниләр эшләвен белеп торырга тиеш;
  • яшүсмер сезнең ышанычыгызны даими тоеп яшәсен;
  • фикерләре сезнеке белән тәңгәл килмәсә, гаепләмәгез;
  • сорау алмагыз, ышанычлы мөнәсәбәтләр булдырыгыз;
  • баланың яшендә үзегез ни эшләгәнегезне, нинди хисләр кичергәнегезне искә төшереп карагыз;
  • үз фикерегезне көчләп такмагыз;
  • бала ни генә кылса да, сәбәбен аңларга тырышыгыз, монда сезнең дә гаебегез булуын таныгыз.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев