Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суицид афәтеннән сак булыйк

15 июльдә ТР балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең видеорежимдагы утырышы булды. Анда ТРның Баш суд приставы урынбасары Алексей Гришин балигъ булмаган балаларын тәрбияләүдә бурычларын үтәмәгән ата-аналарны җаваплылыкка тарту, алимент түләттерү чараларына тукталды. Мәсәлән, агымдагы елда алимент түләүдән читләшкән 597 ата-анага җинаять эше кузгатылган. Шулай ук утырышта Республика...

15 июльдә ТР балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең видеорежимдагы утырышы булды. Анда ТРның Баш суд приставы урынбасары Алексей Гришин балигъ булмаган балаларын тәрбияләүдә бурычларын үтәмәгән ата-аналарны җаваплылыкка тарту, алимент түләттерү чараларына тукталды. Мәсәлән, агымдагы елда алимент түләүдән читләшкән 597 ата-анага җинаять эше кузгатылган.
Шулай ук утырышта Республика прокуроры урынбасары Марат Долгов балигъ булмаганнар арасында суицид (үз-үзенә кул салу) очракларының артуы һәм мондый аяныч очракларны профилактикалау өлкәседәге законнарның үтәлеше хакында чыгыш ясады. 2015 елның 5 аенда республикада барлыгы балигъ булмаганнар арасында 6 үз-үзенә кул салу очрагы теркәлгән. Суицидка китергән төп сәбәп булып гаиләдәге үзара аңлашылмаучанлык, уку белән бәйле төрле каршылыклар тора. Бу аяныч фактлар нигездә тулы һәм социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар арасында күзәтелә. "Балалар белән даими социаль-психологлар эшләве кирәк, тестлар уздыру, психологик киеренкелектән арындыру мөһим. Һәр укучы яңа уку елына ял итеп, киеренке күңел халәтеннән арынып килергә тиеш. Әти-әниләрдән баласының үз-үзен тотышына игътибарлы булырга, даими ныклы контрольдә тоту сорала", - диде Премьер-министр урынбасары, республиканың балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Васыйл Шәйхразиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев