Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Азат Абитов: "Сәхнәдә елавым уйланылган күренеш түгел иде"

БЕЛЕШМӘ Туган ягы: Чувашия республикасы, Батыр районы, Шыгырдан авылы. Туган көне: 1993 ел, 14 январь Белеме: Социаль һәм гуманитар белем институтын һәм Казан химия технология институтын тәмамлаган. Хәзер Казан дәүләт Мәдәният институтында Венера Ганиева классында укый. Эш урыны: Р.Ваһапов фонды.

Очрашуга нәкъ билгеләнгән вакытка килде Азат. Сүзендә тора торган егет икән.

– Азат, гаиләң турында сөйләп кит әле...

– Җыр миңа нәселдән килгән. Әнием Альбина – музыка укытучысы, әтием Фәрит – мәдәният үзәгендә тавыш режиссеры. Абыем Раилгә 25 яшь, ул да җырлый. Абый авылда тора, үз бизнесе бар, ит белән сату итә. Сеңлем Эльвинага 12 яшь, шулай ук музыка мәктәбенә йөри.

– Иң беренче җырлаган җырың исеңдәме?

– Хәзер Радик Юльякшин башкара торган “Саллар ага” – минем репертуарымда иң беренче җыр иде.

– Кечкенәдән күп конкурсларда катнашкансың икән...

– Беренче тапкыр әти оештырган “Рамазан” конкурсында, аннан соң “Урмай моңы”, “Татар моңы”, “Ягымлы яз”да катнаштым. Соңгы тапкыр 2015 елда Ваһапов фестивалендә катнашып, лауреат исеме алдым. Фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов бергә эшләргә тәкъдим итте.

– Хәзерге көндә син өченче югары уку йортында укыйсың. Ни өчен башта ук музыка буенча китмәдең?

– Әтием башта башка профессия алуымны теләде. Ә продюсерым белән төзегән килешүдә мин профессиональ музыкаль белем алырга тиеш дигән шарт бар иде. Үземнең дә укыйсым килде.

– Остазың һәм продюсерың арасында уртаклыклар бармы?

– Әйе, алар икесе дә туры сүзле кешеләр, сүккән вакытлары да, мактаган чаклары да бар. Рифат Әхмәтович – икенче әти, Венера Әхәтовна – икенче әни. Һәрвакыт төпле киңәшләрен биреп торалар, нык булышалар.

  • Гаиләсе белән
 

– Әле сез дүртәү идегез – син, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов һәм Артур Шөгаепов. Шушы арада Артур китте дип беләм...

– Тагын дүртәү булдык. Айсылу Габдинова кушылды.

– Җыр сайлаганда иң беренче нәрсәгә игътибар итәсең?

– Сүзләренә. Репертуарымда күңелле җырлар да, моңсулары да бар. Минем образ шундый: җавапсыз мәхәббәт, яралы язмыш турында җырларга күбрәк тукталам.

– Узган ел сольный концертыңда күп кешеләрне елаттың, үзең дә еладың, диделәр...

– Чуаш телендә әниләргә багышланган җыр иде ул. Елауга килгәндә, бу уйланылган күренеш түгел, ә минем хис-кичерешләрем. Репетиция вакытында тыныч кына җырлый идем, никтер концертта шулай килеп чыкты инде... Әле шунда кызык хәл булды. Бу җырдан соң тәнәфес булырга тиеш иде. Мин онытылып киттем дә, тәнәфескә чыгар урынга Гөлсиринне дуэтка чакыра башладым. Карыйм, Гөлсирин сәхнә артында тапочкалардан басып тора. Халык кул чаба башлады. Ярый, алып баручы егет: “Азат, тынычлан, әзрәк ял итәбез дә, аннары чыгабыз, яме”, – диде. Мине чирле кеше дип уйлаганнардыр инде...

– Холкың буенча син нинди?

– Мине кире диләр. Аз сүзле, кызу канлы чын мишәр егетемен. Кешегә озак ияләнәм, бераз оялчанрак та. Турысын әйтә алмыйм, ерактан килеп әйтәм.

– Йолдызлар бер кабынып ала да сүнә. Шулай булыр дип курыкмыйсыңмы?

– Һаман эшләсәң, онытылмыйсың инде. Әле онытылыр өчен башта халык хәтерендә калырлык итеп эшләргә дә эшләргә кирәк.

– Хоббиең?

– Күп еллар профессиональ футбол белән шөгыльләндем, хәтта “Рубин” футбол командасына да чакырылдым. Ләкин 11 класста укыганда теземдәге сеңерләремне өзеп, биш ел уйнамыйча тордым. 2016 елда Фәнил Вакказов белән танышып киттем дә кабат футболга йөри башладым. Күп кенә артистлар белән җыелышып, атнага ике көн футбол уйныйбыз.

– Йөрәгең бушмы, Азат?

– Буш түгел. Анда кан, тамырлар бар (көлә). Чынлап әйткәндә, әлегә беркемем дә юк.

– Ә Гөлсирин белән Азат Абитов очраша дигән сүзләр?

– Без Гөлсирин белән бары тик дуслар гына. Безне бары эш бәйли.

– Ничә яшьтә гаилә корырга уйлыйсың?

– 27 яшьләрдә уйлый башлармын дип торам...

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев