Бала тартмалары котыртачак кына

РФ Сәламәтлек саклау өлкәсендәге түрәләр бала тартмалары сабыйларга зыянлы дигән фикергә килде. Бу хакта министрлык хезмәткәре Елена Байбарина белдерде. Ата-анасы баш тарткан яңа туган балалар өчен бэби-боксларны урнаштыру хакында бәхәсләр күптән бара. Махсус җайланмалар бала тудыру йортында, хастаханәдә яки башка урыннарда урнаштырылса, кемгәдер кирәк булмаган сабый чүплеккә түгел, ә махсус...
РФ Сәламәтлек саклау өлкәсендәге түрәләр бала тартмалары сабыйларга зыянлы дигән фикергә килде. Бу хакта министрлык хезмәткәре Елена Байбарина белдерде. Ата-анасы баш тарткан яңа туган балалар өчен бэби-боксларны урнаштыру хакында бәхәсләр күптән бара. Махсус җайланмалар бала тудыру йортында, хастаханәдә яки башка урыннарда урнаштырылса, кемгәдер кирәк булмаган сабый чүплеккә түгел, ә махсус жиһазландырылган тартмага илтеп салыныр, аның исән-сау калу һәм яңа ата-аналы булу мөмкинлеге туар иде дигән фикер бар.
Бала тартмасының эшләү принцибы мондый: яңа туган баладан баш тартырга теләгән кеше сабыйны махсус җылытылган һәм җилләтү системасы куелган тартмага салып китә. Тиз арада хастаханәгә яки ашыгыч ярдәмгә бу хакта сигнал килә. Баланы табиблар килеп ала, тикшерә һәм соңыннан ятимнәр йортына яки яңа гаиләгә озата. Баланы калдырып китүчеләр, бу нияттән баш тартып, бер ай вакыт эчендә сабыйларын кире өйләренә алып кайтып китә ала.
Түрәләр исә бала тартмаларына каршы булуларын сигналның эшләмәү ихтималы булу белән аңлата. "Сигналны ишетми калсалар, бала салкыннан, ачлыктан үләргә мөмкин", - диде Байбарина. Моңа өстәп, ул бала тартмаларының булуы әниләрне баланы ташлап калдыруга котыртачак дип билгеләде. Сабыйлардан баш тартуга каршы башка чаралар күрелергә тиеш диелсә дә, аларның нинди булырга мөмкинлеге әйтелми.
2015 елда сенаторлар Вадим Тюльпанов, Лилия Гумәрова, Елена Афанасьева РФ Дәүләт Думасына бала тартмалары турында закон проектын икенче тапкыр тәкъдим итте. Шул ук елны депутат Елена Мизулина, Россиядә Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Павел Астахов аңа каршы чыкты.
Без социаль челтәрләрдә: Телеграм, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
13 август 2022 - 16:00Шәмәрдәндә Физкультурачылар һәм Тимерьюлчылар көннәренә багышланган спорт-күңел ачу чарасы узды Тантаналы чараны авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев ачып җибәрде.1900
-
13 август 2022 - 14:00Соңгы тукталыш (Гыйбрәтле язмыш турында) Өйгә ниндидер борчулы йөз белән кайтып кергән ире Хәйдәрне күргәч, Әнисә бермәлгә коелып төште. Алай да үзен тиз кулга алды, берни сорамады, әйтәсе булса, үзе әйтер дип кенә уйлады. Араларында сер юк, унбиш ел инде Хәйдәр белән бер-берсен күз карашыннан аңлап яшиләр.15000
-
13 август 2022 - 10:30Баламның борыны ник каный икән? Яшүсмер улымның әледән-әле борыны каный. Сәламәтлегеннән дә зарланмый. Борыны канаганда, мамык тыгып, чалкан ятып тора да шуның белән үтеп китә үзе. Шулай да күңелем барыбер тыныч түгел. Баламның борыны ник каный икән?7400
-
12 август 2022 - 22:30«Автобус» профилактик чарасы башланды 11 августтан Республикада һәм Саба районында «Автобус» профилактик чарасы башланды. Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре пассажирларны йөртүче транспорт чараларына карата контрольне аеруча көчәйтәчәк.14800
-
12 август 2022 - 16:00Быел әбиләр чуагы булачакмы? Көз башында эссе һава сөючеләрнең барысы да әбиләр чуагын көтә, ләкин ул һәрвакытта да булмый. Мәсәлән, Гидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, 2013 елда уртача полосада яшәүчеләр әбиләр чуагын күрә алмаган.20800
-
12 август 2022 - 15:00Урып-җыю эшләре башлнды Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында бөртеклеләрне урып-җыюга керештеләр16000
-
12 август 2022 - 14:00Шашлык янына маринадланган суган 4-5 суган, 2-3 тырнак сарымсак, 2-3 аш кашыгы уксус, 5 аш кашыгы сыек май, 2-3 чәй кашыгы шикәр, лавр яфрагы, кара борыч, петрушка, укроп (кипкән яисә яңа өзелгән), тоз.16700
-
12 август 2022 - 13:00Сәер мәхәббәт Әтине ярата һәм жәлли идем, аның белән көннән-көн якынайдым һәм 13 яшемдә аныкы булдым. Шулай итеп әнидән үч алдым.21800
-
12 август 2022 - 12:00Ялгышлык белән бирелгән “артык” хезмәт хакын кире кайтармаска да мөмкин булуын аңлатканнар Эш бирүче хезмәткәрдән артык бирелгән акчаны сорарга мөмкин, әмма хезмәткәр аны кире кайтаруга бурычлы түгел.20000
-
12 август 2022 - 11:00Лесхозда күңелле стартлар "Күңелле стартлар" — хәрәкәт эшчәнлегенең төрле төрләрен һәм спорт төрләре элементларын (җиңел атлетика, баскетбол, футбол, хоккей һ.б.) үз эченә алган комплекслы эстафеталар.20700
-
12 август 2022 - 10:00Магнит давылларына ничек бирешмәскә Киләсе атнада көчле магнит давыллары көтелә. Аларның беренчесе 15 августка туры килә. Икенчесе исә 17 августтан 19 августка кадәр сузылачак, дип кисәтә белгечләр. Һава торышындагы үзгәрешләргә сизгер кешеләр өчен киләсе атна бик авыр булачак, димәк. Магнит давылларына алдан әзерләнеп буламы? Бу көнне хәлне җиңеләйтү өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Табиб-терапевт, невролог Эльвина Халитова шул уңайдан киңәшләрен бирде.21300
-
12 август 2022 - 10:00Яман шештән саклаучы яшелчә, җиләк-җимешләр исемлеге Җиләк-җимеш, яшелчәләр яман шештән саклый. Рак авыруларына каршы көрәш Бөтендөнья фонды тикшеренүчеләре көн саен берничә порция яшелчә һәм җиләк-җимеш ашап, яман шеш куркынычын киметеп булуын ачыклаган.23500
-
10 август 2022 - 15:11Сабадагы "Җиңел пар" кибетенә рәхим итегез!
-
10 август 2022 - 11:09Легендар Шафрановның дәвамчылары Сабага җыйналды
-
9 август 2022 - 11:54"Авылым капкасы" сәхифәсе: Урта Саба
-
9 август 2022 - 09:50Елыш авылына сәяхәт
-
10 август 2022 - 08:30Килдебәк егете Саба ягында һөнәрче халык яшәве борын-борыннан ук ерак тарафларга мәгълүм булган. Биредә данлыклы көмешчеләр, тегүчеләр, итек басучылар, балта осталары яшәвен күз күрмәгән олысларда да белеп торганнар һәм аларның үз төбәкләренә килеп чыгуын дүрт күз белән көтеп алганнар.69502
-
10 август 2022 - 14:30Миңгәрдә шахмат-шашка турниры булды Шашка белән шахматта фикер йөртү көчле булырга тиеш. Бигрәк тә хәтернең яхшы булуы кирәк.67000
-
11 август 2022 - 16:00“Мөхәммәтшин” фермер хуҗалыгында рекордлы уңышка өметләнәләр Районыбыз игенчеләре урып-җыю эшләренә кереште. Беренчеләрдән булып кырларга “Игенче” җәмгыяте, “Мөхәммәтшин” фермер хуҗалыгы, “Сатыш”, “Урта Саба” бригадалары механизаторлары чыкты.45801
-
11 август 2022 - 16:00Кем жәлләде икән аны? Зәринә белән мин мәктәпне тәмамлап Казанга килгәч таныштым. Ул вакытта бу кыз минем туганнан-туган сеңлем белән мәктәпнең унынчы сыйныфында укый иде. Без бик якын дуслар булып киттек.45200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба таннары (Сабинские зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47631 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Исмагилов Рустем Габдерауфович
Адрес редакции: 422060, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тукая, д. 95
Телефон редакции: (84362) 2-30-58
Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: saba-tannary@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика