Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балыкчылар Чулманда

Саба балыкчылары 9 гыйнварда Берсут бистәсе янында урнашкан Чулман елгасында боз астыннан балык тоту буенча чираттагы ярышларын үткәрделәр.

undefined

Боз өстендә – Саба әләме

Бәйгедә башка еллардагы белән чагыштырганда шактыйга күбрәк –126 балыкчы катнашты. Балык тоту кирәк-яраклары белән сәүдә итүче кибет хуҗалары Нәкыя Вафина, Алмаз Мөхәммәтшин, Мөнир Сафин ярышның иганәчеләре булдылар. Бозларны тишүгә старт сәгать иртәнге 7 тулып 15 минут үтүгә үк бирелде. Җиңүчеләр кичке караңгы төшәр алдыннан гына ачыкланды. 2021 елда “Иң беренче булып балык тотучы” номинациясендә җиңүне Алмаз Мөбарәков яулады һәм ул иң күп балык тотучы буларак Грамота белән дә бүләкләнде. “Иң зур судак” өчен Явлаштаудан Васил Әхмәтов биргән 4650 сумлык боз тишкечкә Шәмәрдәннән Раил Хәсәнов лаек булды. Әлеге номинациядә 2нче урынны алган Хәлил Габдерахманов машинасын иң матур итеп бизәп Чулманга баручы булып та танылды. Балык тоту чире йокса, ул – гомерлек, андыйлар дәвалану турында уйламаячак. Хәлилнең автомобилендәге язу әнә шул хакыйкатьне раслый иде. Иң зур бершны (сула балыгы) тоткан (1нче урын) Ирек Гатауллинга бинокль бирелде. Балыкчылар Чулман бозын тизлеккә тишүдә дә ярыштылар. Яшьләр арасында иң җитезе булып Шәмәрдәннән Раил Садыйков (бүләккә 2000 сумлык сертификат), олылар төркемендә Сабадан Газинур Вафин танылды. Ветераннар арасында Равил Заһидуллин 1нче булды. Балыкчылар арасында иң өлкән кеше Вакыйф Җамалиев иде. Ярышта катнашучылар аны 70 яшь тулуы белән котладылар. Бүләкләү тантанасын ярышларны оештыручы Хәниф Тимербаев үткәрде. Җиңүчеләргә һәм иганәчеләргә Саба муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Грамоталары тапшырылды.

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев