Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер айдан урып-җыю эшләре башлана

Татарстанда бер айдан урып-җыю кампаниясе башлана. Быел 1,9 миллион гектар иген кырында эш кайнаячак.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренчә, ашлык ура торган комбайннар гына елдан-ел азая. Быел кырларга 3400 комбайн чыгачак, ә 10 ел элек аларның саны 6000 иде. Бер комбайнга хәзер уртача 540 гектар җир туры килә. Кайбер районнарда исә ул 1 мең гектарга җитә. Һава шартлары яхшы булган очракта урып-җыюга 2 айга якын вакыт таләп ителәчәк, дип фаразлый министр.
«Урып-җыю чорында якынча 1,2 миллиард сумга запас частьләр һәм ремонт материаллары кирәк булыр. Алар белән тәэмин итүче дилерларның складларына инде 820 миллион сумлык кирәкле продукция кайтарылды, әмма әлегә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре аның чиреген генә алды. Вакытында заявка бирмәгән хуҗалыкларга аннан соң көтәргә туры киләчәк», - дип кисәтә Марат Әхмәтов. Ул шулай ук яңа комбайн сатып алырга теләүчеләргә 25 процентлы ташлама бирә торган «1432» программасы тормышка ашырылуын да искә ала. Моннан тыш, Росагролизинг схемасы, «Техника паркын яңарту» программасы һәм Татарстанның «40/60» программасыннан да файдаланырга була.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X