Саба таңнары

Бер хатын Татарстанда яшәүче ирнең башын катырып 1 миллион сум эшләгән

Ир белән хатын танышу сайтында аралаша башлый. Чаллыда яшәүче ир яңа танышына гашыйк булганын сизми дә кала. Очрашу көне гел кичектерелеп килә. Янәсе, хатынның Мәскәүдә затлы хушбуйлар сату буенча үз бизнесы бар. Әмма ир нинди кармакка эләккәнен соңрак аңлый. Башта хатын аны төрлечә алдап, 10 мең сум акча сорый, аннан...

Реклама

Ир белән хатын танышу сайтында аралаша башлый.

Чаллыда яшәүче ир яңа танышына гашыйк булганын сизми дә кала. Очрашу көне гел кичектерелеп килә. Янәсе, хатынның Мәскәүдә затлы хушбуйлар сату буенча үз бизнесы бар. Әмма ир нинди кармакка эләккәнен соңрак аңлый. Башта хатын аны төрлечә алдап, 10 мең сум акча сорый, аннан 130 мең билетка кирәк дип ала. Тагын шулай вак-төякләргә дип хатын Чаллы иреннән 100 мең сум каера. 3 ай эчендә ир гомерендә күрмәгән хатынга 1 миллионга якын акча күчерә. Хәзер таулар, назлар вәгъдә иткән хатынны полиция эзли. Акча дигәндә халык нинди генә алдауларга бармый хәзер?!

Әлмәт таңнары

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: