Саба таңнары

Бүген Саба районында яңгыр көтелә

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 19 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Республикада уртача һава температурасы көндезге сәгатьләрдә - 10-15 градус җылы булачак. 20 августка каршы төндә алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны...

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 19 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Республикада уртача һава температурасы көндезге сәгатьләрдә - 10-15 градус җылы булачак.

20 августка каршы төндә алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән яңгыр яву ихтималы бар. Төньяктан искән җилнең ара-тирә секундына 14 метрга кадәр җитеп көчәюе мөмкин. Һава температурасы 5-10 градуска кадәр төшә. 20 август көндезге сәгатьләрдә исә 15-20 градуска кадәр җылыта.

Интертат.ру

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: