Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Чыршы” операциясе бара

Республикада "Чыршы" оператив-профилактик чарасы бара. Бу максаттан урманчылыклар һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләре хезмәткәрләре катнашында 140тан артык мобиль патруль төркеме булдырылган.

Алар ылыслы агачлар күп булган урман кишәрлекләрендә көн саен патрульлек итә. Операция 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Агачларны  законсыз кисү физик затларга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, агачларны законсыз кискән зат киселгән агач токымына, аның үсүенә һәм урманнарны саклау категориясенә бәйле булган урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак. Урман законнарын бозуның барлык фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук "Халык контроле" мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин. 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев