Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дальнобойщиклар "Платон"га каршы чыгуны дәвам итә

Зур йөк машиналары йөртүчеләрнең каршылык акцияләре дәвам итә. Дальнобойщиклар "Платон" түләү системасы буенча безне канәгатьләндерерлек карар кабул ителмичә туктамыйбыз дип белдерделәр. Аларның төп таләпләре - бу системаны һич тә югы ике елга кертмичә тору. "Шушы вакыт эчендә система җентекләп өйрәнелергә, аның икътисад өчен файдалы һәм зыянлы яклары анализланырга тиеш. Без...

Зур йөк машиналары йөртүчеләрнең каршылык акцияләре дәвам итә. Дальнобойщиклар "Платон" түләү системасы буенча безне канәгатьләндерерлек карар кабул ителмичә туктамыйбыз дип белдерделәр. Аларның төп таләпләре - бу системаны һич тә югы ике елга кертмичә тору.

"Шушы вакыт эчендә система җентекләп өйрәнелергә, аның икътисад өчен файдалы һәм зыянлы яклары анализланырга тиеш. Без шундый тикшеренүләрдән соң федераль трассаларда йөргән өчен тариф нык кимергә тиеш дип уйлыйбыз. Бәлки әле "Платон"ның, гомумән, кирәк түгел икәнлеге дә ачыкланыр", - диде "Дальнобойщик" ассоциациясе координаторы В.Войтко һәм безнең сүзләргә колак салмасалар, хөкүмәтнең отставкага китүен таләп итә башлыйбыз дип тә белдерде.

Билгеле булганча, "Пла-тон" системасы нигезендә, авырлыклары 12 тоннадан арткан йөк автомобильләре йөртүчеләр "юлларга зыян салганнары өчен" һәр чакрым саен 1 сум 53 тиен түләргә тиешләр, ә киләсе елның 1 мартыннан бу сумма, гомумән, 3 сум 6 тиен булачак.
Дәүләт Думасы депутатлары без инде болай да дальнобойщикларның хәленә кердек: юл өчен вакытында түләмәгән өчен штрафны 500 мең сумнан 5 мең сумга гына калдырдык, ә чакрым өчен 3 сум 73 тиен урынына 1 сум 50 тиен генә керттек дип баралар.

Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев