Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң авыр спортчы вафат булган

Катнаш сугышчан сәнгатьтә танылу алган иң авыр гәүдәле спортчы, америкалы Эммануэль Ярбро 52 нче яшендә вафат булган. Андый авырлыктагы кешеләр спорт, бигрәк тә актив төр саналган көрәш белән шөгыльләнә алмый. Ә 400 килограммлы Ярбро 90 нчы елларда өч тапкыр рингта сугыша һәм берсендә җиңү яулый. Ул иң авыр спортчы булып...

Катнаш сугышчан сәнгатьтә танылу алган иң авыр гәүдәле спортчы, америкалы Эммануэль Ярбро 52 нче яшендә вафат булган.

Андый авырлыктагы кешеләр спорт, бигрәк тә актив төр саналган көрәш белән шөгыльләнә алмый. Ә 400 килограммлы Ярбро 90 нчы елларда өч тапкыр рингта сугыша һәм берсендә җиңү яулый. Ул иң авыр спортчы булып Гиннесның рекордлар китабына кертелгән. Катнаш сугыш төрләреннән тыш ул сумо, көрәш һәм дзюдо ярышларда да катнашкан, Америка футболы белән дә шөгыльләнгән. 1955 елда, мәсәлән, сумо ярышларында дөнья чемпионы булып танылган, 1989 елда дзюдо буенча АКШ чемпионатында икенче урын яулый.


Үлеменең сәбәбе әйтелми. 2007 елда аның йөрәк өянәге кичерүе, табибларның ябыгырга киңәш итүе генә мәгълүм. Мөгаен, киңәшләренә колак салмагандыр.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев