Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ингушетиядә Минтимер Шәймиев урамы ачыла

1-3 апрельдә Ингушетия Республикасында Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак. Чара кысаларында 2 апрель көнне Назраньда Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев урамы ачылачак. Ингушетия мәдәният министрлыгы вәкилләре хәбәр иткәнчә, шәһәрнең бер урамына Шәймиев исемен бирү фикере Назрань мэры Алихан Тумгоев тарафыннан әйтелгән, аннары аны республика...

1-3 апрельдә Ингушетия Республикасында Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак.

Чара кысаларында 2 апрель көнне Назраньда Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев урамы ачылачак. Ингушетия мәдәният министрлыгы вәкилләре хәбәр иткәнчә, шәһәрнең бер урамына Шәймиев исемен бирү фикере Назрань мэры Алихан Тумгоев тарафыннан әйтелгән, аннары аны республика башлыгы Юныс-Бәк Евкуров та хуплаган. Ингушетия Минтимер Шәймиевның ике республиканың тугандаш халыклары арасында дуслыкны ныгытуда һәм күпьеллык сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлектәге казанышларын югары бәяли. 2007 елда Минтимер Шәймиев Ингушетиянең югары бүләге - "Казанышлар өчен" ордены белән дә бүләкләнгән иде.

Шул ук көнне кич белән Назрань шәһәрендәге Мәдәният сараенда ТР сәнгать осталары концерты булачак. Сәхнәгә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, "Ворожея" рус фольклор ансамбле артистлары, баянчы Ринат Вәлиев, җырчы Регина Вәлива һәм башкалар чыгачак.

Программада шулай ук Татарстанда төшерелгән документаль һәм уен нәфис фильмнарын күрсәтү, Татарстан осталары катнашында декратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре һәм сувенир продукциясе күргәзмә-ярминкәсе, Татарстан һәм Ингушетия мәдәният хезмәткәрләре һәм фәнни интеллигенция вәкилләре белән иҗади очрашулары, "Матди һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклап калу" темасына түгәрәк өстәл утырышы каралган.

Мәдәният көннәренең төп вакыйгаларының берсе буларак ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллинаның Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуров һәм Ингушетия Республикасы мәдәният министры Марет Газдиева белән очрашулары көтелә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев