Саба таңнары

Ивановода яшәүчене тонировка өчен 10 ел төрмә көтә

Иваново шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек ир-атны ГИБДД хезмәткәрен имгәткән өчен 10 ел төрмә көтә. Манвел Нахапетян иртә белән балаларын мәктәпкә илткәндә аның машинасын ГИБДД инспекторлары туктата. Бизнесмен Нахапетянның өр яңа Volkswagen Passat машинасының тәрәзәләренең алдагыларына да пленка ябыштырылган була. Нәтиҗәдә ГИБДД хезмәткәре белән Нахапетян арасында конфликт килеп чыга. Конфликтта ГИБДД...

Иваново шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек ир-атны ГИБДД хезмәткәрен имгәткән өчен 10 ел төрмә көтә.

Манвел Нахапетян иртә белән балаларын мәктәпкә илткәндә аның машинасын ГИБДД инспекторлары туктата. Бизнесмен Нахапетянның өр яңа Volkswagen Passat машинасының тәрәзәләренең алдагыларына да пленка ябыштырылган була.

Нәтиҗәдә ГИБДД хезмәткәре белән Нахапетян арасында конфликт килеп чыга. Конфликтта ГИБДД хезмәткәре тән җәрәхәтләре ала. Аны Volkswagen Passat хуҗасы машина белән бәрдереп капытында йөртә.

Хәзереге вакытта суд бара, Нахапетянга 10 ел төрмә яный.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: