Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан кызы Земфира Садриева Италиядә халыкара бәйгедә Гран-при алды

Земфира Садриеваның җиңүе өчен аның Илһам Шакиров репертуарындагы «Син сазыңны уйнадың» җырын башкаруы тәэсир иткәндер дип саный педагогы.

Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студенты Земфира Садриева Италиядә үткән «Super Voice» халыкара вокаль конкурсының Гран-приына ия булган. Бу хакта аның укытучысы Римма Шәйхелова хәбәр итә.

Земфира Садриеваның җиңүе өчен аның Илһам Шакиров репертуарындагы «Син сазыңны уйнадың» җырын башкаруы тәэсир иткәндер дип фаразлый Римма Шәйхелова.

«Земфира профи төркемендә катнашты. «Син сазынны уйнадың» җырының мелодик линиясен үзгәртеп башкардык. Шулай ук, «Blues in the night» джаз стандартын һәм «I’m going down» популяр эстрада җырын әзерләгән идек», - ди ул.

Римма Шәйхелова конкурска 29нче балалар музыка мәктәбе укучыларын да алып барган. Джаз башкарган Элина Чинкина һәм эстрада вокалы белән чыгыш ясаган Элина Нигъмәтҗанова I дәрәҗәдәге лауреат булган, Валерия Малышева, Дарья Шишикина, Алия Закирова - II, III дәрәҗәдәге лауреатлар.

«Без Сан-Мариноның борынгы театр бинасынада чыгыш ясау бәхетенә ирештек. Безне Festival &Contest мәдәният ассоциациясе президенты Кристиан Карточети үзе тәбрикләде, Испаниядә узачак фестивальгә чакырды. Конкурста көчле җырчылар иде. Итальяннар җырлавын тыңлап таң калдык», - дип сөйли Римма Шәйхелова.

  • Римма Шәйхелова – татарча джаз проекты авторы. Казан дәүләт мәдәният институтында, Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә һәм Казанның 20нче балалар музыка мәктәбендә эстрада-джаз вокалы һәм импровизация педагогы.

Фото: Римма Шайхелова

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ЭФЭРИН!!!