Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда 4 айлык сабый балалар өчен катнашма (смесь) ашаганнан соң җан биргән

Агымдагы елның 30 нчы сентябрендә Казанда Дементьев урамы буенча йорт фатирларының берсендә 4 айлык малай җан биргән. Башлангыч фаразларга караганда, фаҗига көнне ана баласына шешәдән смесь эчерә, аннары аны бала караватына салып, үзе дә 2 яшьлек кызы белән йокларга ята. Берникадәр вакыттан соң уянуга ул кечкенә баласының агарынган йөзен һәм...

Агымдагы елның 30 нчы сентябрендә Казанда Дементьев урамы буенча йорт фатирларының берсендә 4 айлык малай җан биргән. Башлангыч фаразларга караганда, фаҗига көнне ана баласына шешәдән смесь эчерә, аннары аны бала караватына салып, үзе дә 2 яшьлек кызы белән йокларга ята. Берникадәр вакыттан соң уянуга ул кечкенә баласының агарынган йөзен һәм аның суламавын күрә һәм ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыра. Әмма табиблар аның үлемен раслый.

Моннан тыш, 2013 нче елның августында бу фатирга хуҗаларның бер туганнары килеп, ашаткан вакытта баланы кулыннан төшереп җибәргәнлегеачыклана. Аннан соң, 3-20 сентябрь көннәрендә башы имгәнгән бала хастаханәдә стационар дәвалануда булган.
Хәзерге вакытта сабый үлеменең сәбәбен ачыклауга багышланган суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Шулай ук фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга багышланган башка тикшерү гамәлләре уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә РФ Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев