Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КФУ филологлары яңа уку елыннан татар телле журналистлар әзерли башлый

2020-2021 уку елында «Филология. Гамәли филология: Татар теле һәм әдәбияты, журналистика» белгечлегенә 23 бюджет урыны бирелгән.

Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе 2020-2021 уку елында «Филология. Гамәли филология: Татар теле һәм әдәбияты, журналистика» белгечлегенә студентлар кабул итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә югары мәктәп деканы Рамил Мирзаһитов хәбәр итте.

«Әлеге юнәлеш татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә филологлар, төрле массакүләм мәгълүмат чараларында татар телендә эшләүче журналистлар әзерләүгә йөз тота. Уку-укыту КФУ галимнәре тарафыннан гамәлгә ашырылачак» — дип сөйләде ул.

Уку вакыты — дүрт ел, барлыгы 23 бюджет урыны бирелгән, укырга керү өчен рус теле һәм җәмгыять белеменнән бердәм дәүләт имтиханы, татар теленнән бердәм республика имтиханы нәтиҗәләре кирәк. Татар теленнән имтиханны вузда да бирергә мөмкин, диде Рамил Мирзаһитов.

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев