Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китапмы, планшетмы: кайсы уңайлырак

Иртән метрода эшкә барганда, көн саен диярлек, ике әни кеше һәм өч-дүрт яшьләрдәге ике кечкенә кыз бала белән очрашабыз. Әниләр үзара сөйләшә бирә, ә ике кызчык үзлә­ренчә аралаша. Дөресрәге, кулларындагы йомшак уенчыклары "сөйләшә", уйный аларның. Берсенең теле шактый бай һәм "тәмле", икенчесенеке кырпурак. Беренчесе күбрәк әкият, кичтән караган мульт­фильм геройлары...

Иртән метрода эшкә барганда, көн саен диярлек, ике әни кеше һәм өч-дүрт яшьләрдәге ике кечкенә кыз бала белән очрашабыз. Әниләр үзара сөйләшә бирә, ә ике кызчык үзлә­ренчә аралаша. Дөресрәге, кулларындагы йомшак уенчыклары "сөйләшә", уйный аларның.

Берсенең теле шактый бай һәм "тәмле", икенчесенеке кырпурак. Беренчесе күбрәк әкият, кичтән караган мульт­фильм геройлары булып кылана. Күренеп тора: бу сабый белән өйдә китап та укыйлар, уйныйлар да. Икенчесенә бу шөгыльләр сирәк эләгә, ахрысы, гел дә беренчесен кабатлый, аңа охшарга тырыша, еш кына аптырап, уңайсызланып кала.
Хәер, беркемгә дә сер түгел: соңгы елларда китап­ны, газета-журналларны телевизор, компьютер, план­­­­­­шет, дистәләгән функциясе булган кесә телефоннары алыштырып бетереп бара. Шул сәбәпле, бериш яшь­ләребезнең сөйләм теле дә ярлы, фикерләү сә­ләтләре дә түбәнрәк. Ике-өч яшьлек балалар да китап­тан бигрәк телевизор, планшетны үз итә. Үз онык­ларымнан да күреп торам: 3 яшьлегенә кадәр компьютер, планшетны кабызып, Интернет аша аларга төрле мультфильм­нар, уеннар кү­черә һәм уйный белә. Әй­терсең, моңа сәләт аларга ана карынында чакта ук салына, билләһи. Кем белә, бәлки шулайдыр да. Галим­нәргә әле моны өйрәнәсе дә өйрәнәсе.

Сүз дә юк, китапка, укуга мәхәббәт орлыклары гаи­ләдә - әти-әни, дәү әни, дәү әтиләр тарафыннан салынырга тиеш. Аннары инде бу гамәлне балалар бакчасы, мәктәп дәвам итә. Тик соңгы еллар практикасы шуны күрсәтә: балалар бакчасында моның өчен мөм­кинлекләр чамалы, ә мәк­тәптә уку программасы шул­кадәр катлаулы һәм тыгыз ки, китап укырга бала­ның вакыты да, көче дә калмый диярлек. Беренче оныгым татар гим­назиясенең икенче сыйныфында гына укый әле, әмма программа шул­кадәр тыгыз, кайбер фән­нәр­дән без дүртенче классларда гына узган дә­рес-тема­лар­ны алар хәзер үк үзләш­терәләр инде. Кайчак әти-әниләре һәм без - дәү әти һәм дәү әниләр дә аптырабрак калабыз. Бала музыка, спорт яки сәнгать мәктә­бе­нә, тү­гә­рәкләргә дә йөрсә, бигрәк тә тыгызга туры ки­лә.

Димәк, китап укуга мә­хәббәт уяту әти-әниләр, балалар бакчасы җилкәсенә кала. Ни кызганыч, замана әти-әниләренең күбесенең бүген балалары белән сюжетлы уеннар уйнап, китап укып утырырга вакытлары да, теләкләре дә юк. Димәк, бар өмет - балалар бакчасында. Ә аларда китап бармы икән соң, булса, җитәр­лекме?

Җитәрлек түгел икән шул. Баксаң, балалар бакчаларына китап сатып алу өчен бюджетта акча бө­тенләй дә каралмаган икән. Шул сәбәпле балалар уч­реж­дениеләренең төрлесе бу "тишек"не төрлечә ямый. Кайсыларында тәр­бия­че­ләр, бакча хезмәт­кәрләре китапларны өйлә­реннән алып килә, кайбер­ләрендә әти-әниләр бүләк итә. Ә менә Казанның Вахитов районындагы 77 нче номерлы бакчага татар, рус, инглиз телендәге әкият­­ләр, Казаныбыз, Татарстаныбыз турындагы төсле фотоальбом, балалар журналларын республика Журналистлар берлеге пре­­зидиумы әгъза­лары бүләк итте.

Берлекнең җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова белән бергә балалар янына кунакка килгән дә­рәҗәле абый-апалары - "Казанские ведомости" газетасы баш мөхәррире, берлек рәисе урынбасары Венера Якупова, "Республика Татарстан" газетасы баш мөхәр­рире, берлек рәисе урынбасары Александр Латышев, "Татарстан" теле­ра­диоком­паниясенең милли тапшырулар хезмәте җи­тәкчесе Лия Заһидуллина, Казан дәүләт университеты профессоры Васил Гари­фул­­лин балаларга әкият тә сөйләделәр, алар белән бер­гә уйнадылар, җырла­дылар да.

- Быел ТР Журналистлар берлеге игълан иткән "Укыр­га яратучы Татарстан" акциясенең чираттагысы бу, - диде бу уңайдан Римма Ратникова. - Без бу инициативага башкалар да кушылыр, иҗтимагый оешмалар, ата-аналар да аны күтәреп алып, дәвам итәр дип өмет­ләнәбез. Һәркем­нең дә өендә балалар китап­лары бар лабаса. Кайбер гаилә­ләрдә инде балалар үсеп таралган, ә ул китап­лар киш­тәләрдә тузан җыеп ята. Аларны балалар бакчаларына, мәктәпләргә, ки­тап­ханә­ләргә бүләк ит­сәләр, ни­кадәр файдалы да, мактаулы да гамәл булыр иде бу.

Үз ягыбыздан без балалар бакчаларын китаплар белән бюджеттан тәэмин итү өчен тырышачакбыз. "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы яңа закон гамәлгә керү дә таләп итә моны. Аның ни­гезендә, балалар бакчасы урта гомуми белем бирүнең башлангыч баскычы булып санала башлады. Әгәр дә балаларыбыз мәк­тәпкә әзерлекле килсен, замана таләп иткән катлаулы, ләкин зарури про­грамманы җиңел үз­ләштерсеннәр дисәк, без балалар бакчаларын ки­рәкле китаплар һәм дәрес­лекләр белән тәэмин итәргә тиеш. Бу мәсьәләне Татарстан Хөкүмәте, ТР Мәгариф министрлыгы алдына да куячакбыз.

Балаларыбыз нигә китап укырга яратмый соң? Бу сорауга җавап бик тирән, фәлсәфи. Бүгенге вәзгыять һәм чынбарлык шундый: сабыйлар китаптан бигрәк телевизор, планшет белән алданрак таныша. Аларны алардан аерып алу исә шактый кыен. Миңа калса, без сабыйларыбызны китап укырга өйрәтмичә бик зур ялгышлык эшлибез, алар­ның дөньяны танып-белү мөмкинлекләрен ярлыландырабыз, чиклибез. Дөрес, китаплар да бик кыйммәт хәзер, элеккеге кебек 5-10 тиен түгел, ә 200-500әр сум тора. Билгеле инде, һәр ата-ана да аларны сатып ала алмаска мөмкин. Шул сәбәпле, балалар бакчасы сабыйларны китаплар белән таныштыру, аларга карата мәхәб­бәт уяту урыны булырга тиеш.

Чынлап та, әле кайчан гына китап уку яхшы мәгъ­нәдә модада гына түгел, зарурлык иде. Шул сәбәпле өйләрне әллә ниткән затлы җиһаз, бүлмә саен кыйм­мәтле көнкүреш техникасы түгел, китап шкафлары һәм киштәләре бизәде. Балаларыбыз да аларны укып, шулар ярдә­мендә фантазия дөнья­сында йөзеп, сәнгати фикерләргә, матур итеп сөйләшергә, аралашырга өйрәнеп үсте.

Республика Журналистлар берлеге игълан иткән акциянең кураторы Венера Якупова әйтүенчә, күптән түгел үткәрелгән социологик тикшеренүләр шаккаткыч нәтиҗәләр күрсәткән. 1970-1980 елларда гына да ата-аналарның 70 проценты өйдә сабыйларына китап укыса, бүген бу күрсәткеч бары 7 процент икән.

Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 61 | 28.04.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев