Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лауреат исеменә лаек булды

Күптән түгел "Пирамида" мәдәни күңел ачу үзәгендә, "Болгар радиосы" тарафыннан үт­кәрелә торган чираттагы VII милли музыкаль премияләрен тапшыру тантанасы үткәрелде. Анда безнең якташыбыз, Шәмәрдәндә яшәүче Илнур Ибраһимов та лауреат исеменә лаек булды. Рифат Зарипов башкаруындагы “Ике минут кына” дигән җыр сүзләренең авторы буларак аңа һәм көен иҗат итүче Альфред Якшимбетовка Дипломнар тапшырылды. Илнур Ибраһимов “Язмышымнан бүләк” дигән китап авторы да. Уңышларның әле бу соңгысы булмас.

Фото: bolgarradio.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев