Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсионерны алдап, 600 мең сумын үзләштергән

Татарстан суды аферистларда курьер булып эшләгән 16 яшьлек кызга штраф салган

Татарстан суды мошенникларда курьер булып эшләгән Оренбург өлкәсеннән 16 яшьлек кызга хөкем карары чыгарган. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Апрель аенда кыз пенсионер ханымнан алдау юлы белән 600 мең сум акча ала. Ул «Туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте» дигән схема белән эш итүче аферистлар күрсәтмәсен үти. Акчаның бер өлешен кыз үзендә калдыра, калганын мошенникларга күчерә.

Судта кыз үз гаебен таный һәм зыянны каплый.

Шул ук вакытта зыян күргән пенсионер ханым да, кызның студент һәм ятим булуын исәпкә алып, ике як татулашуы сәбәпле эшне туктатуларын сорый.

Моны исәпкә алып, суд кызны 30 мең сум күләмендә штрафка хөкем итә һәм җәзадан азат итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-sudy-aferistlarda-kurer-bulyp-eslagan-16-yaslek-kyzga-straf-salgan-5875387

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев