Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Президент белән бергә”: Яхшылык эшләп яшик

Арабызда адым саен яхшылык эшләргә, кешеләргә ярдәм итәргә ашкынып торучы актив кешеләр байтак. Син дә башыңда бөреләнгән төрледән-төрле идеяләрне ничек тормышка ашырырга белми интегәсеңме? Борчылма! Һәр идеяң тормышка ашачак! Островский урамында урнашкан 23 йортка йөгер. 3 кабинетта сине көтәләр! Әле күптән түгел Татарстаныбызда "Президент белән бергә" иҗтимагый инициативалар үзәге эшли...

Арабызда адым саен яхшылык эшләргә, кешеләргә ярдәм итәргә ашкынып торучы актив кешеләр байтак. Син дә башыңда бөреләнгән төрледән-төрле идеяләрне ничек тормышка ашырырга белми интегәсеңме? Борчылма! Һәр идеяң тормышка ашачак! Островский урамында урнашкан 23 йортка йөгер. 3 кабинетта сине көтәләр!

Әле күптән түгел Татарстаныбызда "Президент белән бергә" иҗтимагый инициативалар үзәге эшли башлады. Ул берничә яшьләр оешмасы тәкъдиме белән барлыка килде. Үзәкнең оешуы - ул яшьләрнең президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның милләтара килешүнең ныклыгын саклап калырга чакыруына җавап. Әлеге үзәкне хакимиятебез белән халык арасындагы күпер итеп күзалларга мөмкин. "Президент белән бергә" иҗтимагый инициативалар үзәгенең төп максаты - татарстанлыларны берләштерү һәм президентның программалары һәм инициативаларын тормышка ашыруда конкрет эшчәнлек алып бару. Үзәк "Сәләт" йорты базасында урнашкан. Бирегә һәркем үз идеяләре белән килә ала. Иң мөһиме - яшь чикләүләре юк. Татарстаныбыз тормышына битараф булмаган һәрбер кеше әлеге үзәк эшчәнлегенә кушыла ала. Кызыклы, файдалы идеяләрегез булып та, аларны ничек тормышка ашырырга белми йөрсәгез, "Президент белән бергә" иҗтимагый инициативалар үзәге сезнең өчен менә дигән мөмкинлекләр бирә. Сезгә бары тик "Сәләт" йортына килергә, тәкъдим ителгән анкетага үз идеягез хакында язарга гына кирәк. Бер ай дәвамында анкеталар карала һәм тиешле ярдәм тәкъдим ителә. "Сүз грантлар бирү, акчалата ярдәм күрсәтү турында бармый. Мәсәлән, без чаралар үткәрү өчен базалар тәкъдим итәргә мөмкинбез. Сезнең идеяне хуплап алачак кешеләр белән элемтәләр булдыру өчен ярдәм итә алабыз, - ди үзәкнең координаторы Айгөл Габдрахманова. "Әлбәттә, безнең үзәккә килгәч һәм тиешле ярдәмне алгач, сезнең бурычыгыз булып идеяне тормышка ашыру тора. "Президент белән бергә" иҗтимагый инициативалар үзәге күптән түгел генә старт алды. Шушы кыска гына вакыт эчендә безнең үзәккә килүчеләр дә инде шактый", - ди ул.

Күптән түгел генә безнең канат астында "Весенняя неделя добра" акциясе узды. Аның асылында иҗтимагый яктан мөһим булган проблемаларны хәл итү, төрледән-төрле чаралар үткәрү, мохтаҗларга ярдәм күрсәтү тора. Бу акциянең максаты - Татарстан халкын, аеруча яшьләрне яхшылык эшләргә чакыру. Алга таба да шул рәвештә эшчәнлек дәвам итәчәк", - дип белдерде Айгөл Габдрахманова.

Илүсә Арикеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев