Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Россия ел укытучысы” бөтенроссия конкурсында Татарстаннан ике мөгаллим катнаша

"Россия ел укытучысы" бөтенроссия конкурсының төбәк этабы җиңүчеләренең исемнәре билгеле булды. Бәйге нәтиҗәләре буенча "Ел укытучы" номинациясендә беренче урынны Казанның 90 нчы гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Иван Филатов белән Чаллының 26 нчы гимназиясенең математика укытучысы Эльмира Әхмәтҗанова бүлеште. "Ике педагог та "Россия Ел укытучысы" бөтенроссия конкурсының финал этабында...

"Россия ел укытучысы" бөтенроссия конкурсының төбәк этабы җиңүчеләренең исемнәре билгеле булды. Бәйге нәтиҗәләре буенча "Ел укытучы" номинациясендә беренче урынны Казанның 90 нчы гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Иван Филатов белән Чаллының 26 нчы гимназиясенең математика укытучысы Эльмира Әхмәтҗанова бүлеште.

"Ике педагог та "Россия Ел укытучысы" бөтенроссия конкурсының финал этабында Татарстанны тәкъдим итәргә лаеклы. "Россия Ел укытучысы" бөтенроссия конкурсының финалы агымдагы елның сентябрь-октябрь айларында Самарада уздырылачак.

Сүз уңаеннан: муниципаль дәрәҗәдә конкурста 1,2 меңнән артык укытучы катнашты, аларның 150гә якыны зона турларында сынау узды. Конкурсның төбәк этабы финалына "Ел укытучысы" номинациясенә күп балл җыйган 41 укытучы чыкты.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев