Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә иң югары хезмәт хакы түләнә торган һөнәрләр исемлеген төзегәннәр

Рейтингта беренче баскычны инженер-мехатроник һәм эретеп ябыштыручы һөнәрләре били.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты экспертлары Россиядә иң югары хезмәт хакы түләнә торган һөнәрләр исемлеген төзегән. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Тикшеренү нәтиҗәләре RT телеканалы сайтында дөнья күргән. Рейтингта беренче баскычны инженер-мехатроник һәм эретеп ябыштыручы һөнәрләре били. Алар 100 мең сум хезмәт хакы ала. Бораулаучы һәм банк базарында операцияләр буенча белгечнең эш хакы 95 мең сумнан башлана.

Бизнес-аналитик, кушымталарны интеграцияләү белгече һәм термик эшкәртү процессларын модельләштерү белгеченә 90 мең сум хезмәт хакы тәкъдим ителә. Куллану кредитлары буенча белгечләр (85 мең сум) исемлекнең иң соңгы баскычында урнашкан.

Фото: https://pixabay.com | Olga1205

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X