Саба районы Лубян урман-техник көллиятендә яшь белгечләр диплом алды
Саба районы Лубян урман-техник көллиятендә 74 яшь белгеч диплом алды. Аларны Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, көллият директоры Рим Фәхразиев котлады.
Саба районы Лубян урман-техник көллиятендә 74 яшь белгеч диплом алды. Аларны Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, көллият директоры Рим Фәхразиев котлады. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Иванова яза.
«Лубян урман-техник көллиятендә узган еллар сезнең йөрәкләрдә җылы истәлекләр булып калсын. Биредә сез дуслар, остазлар таптыгыз, белем һәм тәҗрибә тупладыгыз, алар сезне гомер буе озата барачак. Алда сезне бик күп ачышлар көтә. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм башлангычларыгызда уңышлар телим. Хыялларыгызга ышаныгыз, киләчәк сезнең кулда», — диде Равил Кузюров, укучыларга мөрәҗәгать итеп.
1921 елда нигез салынган уку йорты 10 мең белгеч әзерләгән. Хәзерге вакытта кадрлар әзерләү түбәндәге юнәлешләр буенча алып барыла: урман һәм урман-парк хуҗалыгы, бакча-парк һәм ландшафт төзелеше, шулай ук икътисад һәм бухгалтерлык исәбе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/saba-raiony-lubyan-urman-texnik-kolliyatenda-yas-belgeclar-diplom-aldy-5907259
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев