Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада терлекчеләр слеты узды: Лесхоз бистәсенең Сабантуй мәйданына меңнән артык терлекче җыйналды

Җәй уртасында үткәрелә торган слетны шушы тармакта эшләүчеләр көтеп алалар.

Слет Лесхозның Нургали мәчете имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Сафинның илгә-көнгә игелек теләп сөйләгән Коръән сүрәләреннән башланып китте. Аның хәер-фатихасы мәйданны тагын да нурга күмде.

Тантананы Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов ачты:

- Агымдагы ел республикада Универсиада үткәрелүе белән дә истәлекле. Авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә уңышлар булмаса андый зур чаралар да узмас иде. Димәк, монда сезнең өлешегез дә бар. Куйган хезмәтегез өчен рәхмәт, - дип терлекчеләрне яңа уңышларга рухландырды.

Бәйрәм тантаналы мизгеленә якынлашты. Татарстан гимны астында агымдагы елның беренче яртыеллыгында терлекчелектә югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән "Саба" җәмгыятенең "Мичән" филиалы җитәкчесе Ильяс Дәүләтҗәнов һәм "Шытсу" җәмгыяте сыер савучысы Раилә Галимова слет флагын күтәрделәр.

Бәйрәм котлауларын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин дәвам итте.

- Агымдагы яртыеллыкта терлекчелек продукцияләре җитештерүдә үсешкә ирешү, терлекләрнең баш саннары арту уртак хезмәт нәтиҗәсе. Сөт продукциясен генә алсак та, без аны 21 мең 111 тонна җитештерә алдык, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 13 процентка артык. Икенче яртыеллыкта да җитештерү күләмен тагын да арттырып, елны һәр сыердан уртача 6000-7000 килограмм сөт савып тәмамларбыз дип ышанам. Максатыбызга терлекчеләргә алдынгы технологияләргә нигезләнгән уңайлы эш шартлары булдырып һәм югары продуктлы сыерлар санын арттыру исәбенә ирешербез,- дип ихлас теләкләрен җиткерде ул.

Терлекчеләрне котлау өчен сүз ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗиповка бирелде. Ул якташларының хезмәтен югары бәяләп, терлекчелеккә кертелгән яңа технологияләр нигезендә зур уңышларга ирешүләрен билгеләп үтте.

Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле - бүләкләүләрне дә район башлыгы Рәис Миңнеханов башлады. Ул "Урта Саба" җәмгыяте ферма мөдире Мәдинә Хаҗиәхмәтовага, «Сатыш» филиалының Явлаштау бүлекчәсе ясалма орлыкландыру технигы Илфат Шамиловка, "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Зөфәр Мөхәммәтшинга, "Курсабаш" җәмгыяте сыер савучысы Фердинанд Габдрахмановка, "Каневскзооветснаб" ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Василий Бушмановка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын, Явлаштау бүлекчәсе сыер савучысы Гөлфинур Ивановага, Мичән филиалы Тимершык бүлекчәсе ветеринария белгече Резеда Дәүләтҗановага, Шәмәрдән ветеринария участогы мөдире Миңнегаян Галимуллинга Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Татарстан Министрлар Кабинетының төп ветеринария идарәсе начальнигы Булат Камалов Саба ветеринария берләшмәсе начальнигы Айрат Шакировка автомашина ачкычы тапшырып, коллективны сөендерде. Республика агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренең профсоюз комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина профсоюзларның республика комитеты Президиумы игълан иткән конкурста беренче урынны алган "Шытсу" җәмгыяте җитәкчесе Габделхәй Зәйнетдиновны бүләкләде. Әлеге конкурс фермада терлекчеләр өчен булдырылган уңайлы шартлар, иң яхшы ял бүлмәләрне ачыклауны максат итеп куйган иде.

Алдынгыларны бүләкләүләрне Рәис Миңнеханов һәм Гафур Хәсәншин дәвам итте. 2013 елның беренче яртыеллыгында узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ит һәм сөт җитештерүдә 100-133 процент үсешкә ирешкән "Саба" җәмгыятенең Мичән филиалы (җитәкчесе Ильяс Дәүләтҗәнов) - беренче, ит-сөт җитештерүне 104-111 процентка арттырган "Саба" җәмгыятенең Сатыш филиалы (җитәкчесе Фәрхат Сәүбәнов) - икенче, хуҗалыкта һәр сыердан 3381 килограмм сөт савып алган, ит җитештерүне 121 процентка арттырган "Саба" җәмгыятенең Мичән филиалы Тимершык бүлекчәсе (җитәкчесе Айнур Нуриев) өченче дәрәҗә Дипломнарга лаек булдылар. Слетны алып баручылар Минислам Кәримов һәм Энҗе Нурисламова мәйданга бер-бер артлы хезмәт алдынгыларын чакырды. Югары күрсәткечләргә ирешкән сыер савучылар, терлекчеләр, дуңгыз үстерүчеләр, юбилярлар, умартачылар, ветераннар, быел терлекчелеккә эшкә килүче яшьләр хөрмәтләнде.

Районыбыз белән хезмәттәшлек итүче ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының нәсел эше идарәсе һәм "Элита", "Татлаваль", "Молтрейд", "КАМП", "Стройком" җәмгыятьләре җитәкчеләре терлекчеләрне бәйрәм белән тәбрикләп, үз эшләренең осталарына махсус бүләкләрен тапшырдылар.

Бәйрәм тантанасының икенче өлеше спорт уеннары белән дәвам итте. Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр районыбыз үзешчәннәре, профессионал артистлар күңелләрне канатландырып торды. Хезмәт бәйрәме бай сыйлы табыннар артында тәмамланды.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев