Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Шәмәрдән-Казан" юлында булган авария турында тулырак мәгълүмат

"Шәмәрдән-Казан" юлының 34 нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булганлыгы турында без сезгә хәбәр иткән идек инде. Шул авария турында хәзер тулырак мәгълүмат билгеле булды. Беренче фаразлар буенча, 26 яшьлек ир-ат идарә итүендәге "Киа Рио" машинасы рөхсәт ителмәгән урында каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм "ВАЗ-2107" автомобиле белән бәрелешә. Һәлакәт аркасында ВАЗ...

"Шәмәрдән-Казан" юлының 34 нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булганлыгы турында без сезгә хәбәр иткән идек инде. Шул авария турында хәзер тулырак мәгълүмат билгеле булды.

Беренче фаразлар буенча, 26 яшьлек ир-ат идарә итүендәге "Киа Рио" машинасы рөхсәт ителмәгән урында каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм "ВАЗ-2107" автомобиле белән бәрелешә.

Һәлакәт аркасында ВАЗ машинасының 51 яшьлек пассажиры урында ук җан бирә. Шул ук автомобильнең 19 яшьлек йөртүчесе һәм 54 яшьлек пассажир, "Киа Рио"ның йөртүчесе белән 49 һәм 15 яшьлек пассажирлары хастаханәгә озатыла.

Аллаһ Тәгалә якыннарына сабырлык бирсен, хастаханәгә озатылган пассажирлар һәм йөртүчегә тизрәк терелеп чыгарга насыйп итсен.

Юлларда сак булыгыз, кагыйдәләрне бозмагыз! Имин йөрегез!

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев