Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 10 мең сум акча өчен сатучыны вәхшиләрчә үтергәннәр

Татарстанда полиция хезмәткәрләре кибетче хатын-кызны үтерүдә шикләнелгән 32 яшьлек Илнур Абдуллинны тоткарлаган. Балтачта кибеттә сатучы булып эшләүче 52 яшьлек хатын-кыз 8 ноябрьдә үтерелгән. Үтерүдә шикләнелгән затны Әлмәттә тоткарлаганнар, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте. Һөҗүм ясалу турында полициягә кибетче үзе хәбәр иткән. Ул, билгесез ир-ат З.Космодемьянская урамындагы кибеткә...

Татарстанда полиция хезмәткәрләре кибетче хатын-кызны үтерүдә шикләнелгән 32 яшьлек Илнур Абдуллинны тоткарлаган.
Балтачта кибеттә сатучы булып эшләүче 52 яшьлек хатын-кыз 8 ноябрьдә үтерелгән. Үтерүдә шикләнелгән затны Әлмәттә тоткарлаганнар, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.
Һөҗүм ясалу турында полициягә кибетче үзе хәбәр иткән. Ул, билгесез ир-ат З.Космодемьянская урамындагы кибеткә керде, ике тапкыр пычак белән кадады һәм кассадан 10 мең чамасы акчаны алып чыгып китте, дип сөйләгән. Зыян күрүче ашыгыч рәвештә, хастаханәгә озатылуга карамастан, күп кан югалту сәбәпле, табиблар аны коткарып кала алмаган.
Полиция хезмәткәрләре кибетчегә һөҗүм итүченең шәхесен берничә сәгатьтә ачыклаган. Алар җинаять кылучының 32 яшьлек балтачлы булуын ачыклаган. Һәлакәткә кадәр аны кибет янында күрүчеләр булган.
Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре, шикләнелгән зат һәм аның белән бергә яшәүче 25 яшьлек хатын-кызның, кибеткә һөҗүм ясаганнан соң, таксига утырып Әлмәткә киткәнен, анда ул хатын-кызның туганнары яшәвен ачыклаганнар. Ир-ат таксистларга канга буялган акча белән түләгән.

Эзләнелгән затлар турында тышкы хезмәтләргә белдерелгән. 10 ноябрьдә иртән ведомстводан тыш хезмәт экипажларының берсе, җинаять кылуда шикләнелгән затны һәм аның юлдашын тоткарлаган. Хатын-кызның сүзләренә караганда, ир-ат аңа кибеткә һөҗүм ясау планы турында белдермәгән, бу хакта бары тик Әлмәткә барганда гына белгән.
Шикләнелгән зат гаебен тулысынча таныган. Әмма мондый вәхшилек кылуга нәрсә этәрүен аңлата алмаган. Ул җинаять җаваплылыгына 4 нче тапкыр тартыла. Элек ир-ат үтерү, талау һәм машина урлаган өчен хөкем ителгән.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренә караганда, тоткарланучыга карата РФ ҖК 105 маддәсе 1 бүлеге ("Үтерү") буенча җинаять эше ачылган. Якын арада тикшерү аны сак астына алу турындагы үтенеч белән судка мөрәҗәгать итәчәк.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев