Татарстанда 3 меңнән артык студент илкүләм проект буенча бушлай эшче һөнәрләргә укытыла
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына ярашлы рәвештә, эшче һөнәрләр һәм хезмәткәрләр вазифалары буенча профессиональ укытуның язгы этабы тормышка ашырыла.
Быел яз 3,3 меңнән артык егет һәм кыз бушлай өстәмә белгечлекләр алачак. Бу турыда Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәгендә хәбәр иттеләр.
Студентлар отрядларында катнаша торган яшьләр Татарстанның 17 районындагы югары һәм урта һөнәри белем бирә торган 36 мәгариф оешмасында укытыла. Яшьләрнең яртысыннан күбрәге эшче һөнәрләрне башкалада үзләштерә. Казанның белем бирү оешмаларына 54,9 процент туры килә. Шулай ук лидерлар бишлегенә Түбән Кама (7 процент), Чаллы (6,7 процент), Чистай (4,8 процент) һәм Әлмәт (4,5 процент) керә.
Белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен гомумбелем бирү учреждениеләренә конкурс нигезендә субсидия бүленә. Студентлар белемне бушлай ала, төп шарт – һөнәр үзләштерү һәм җәйге сезонда Россия студентлар отрядлары составында эшләү.
Бүгенге көндә аеруча сәнәгать тармагы белгечлекләренә ихтыяҗ зур – 2146 кеше (гомуми санның 63,3 проценты) 46 профессиягә укытыла. Студентларны бигрәк тә электромонтер, төрле белгечлектәге слесарьлар, эретеп ябыштыручы кебек һөнәрләр кызыксындыра. Яшьләр арасында әйдаман, тракторчы, бармен, пешерүче, арматурачы, пилотсыз оча торган аппарат операторы, нефть табу буенча оператор кебек белгечлекләр дә популяр. Сервис һәм кунакчыллык өлкәсе быел укучыларның 18,3 процентын җәлеп иткән, балалар ялын оештыру – 8,1 процент, төзелеш – 5,2 процент, авыл хуҗалыгы – 5,1 процент.
Студентларның урта һөнәри белем бирү оешмаларында уку теләге зуррак – бүгенге көндә 29 урта һөнәри белем бирү оешмасында 1898 кеше (56,6 процент) укый. Калган 1460ы өстәмә белемне алты югары уку йортында ала. Быел яз илдә субсидия нигезендә 38 мең студент укытыла һәм Татарстанга гына да бу санның якынча 9 проценты туры килә. 2025 елның көзендә студентлар отрядлары хәрәкәтендә катнашкан тагын 1,5 мең егет һәм кызны укытырга планлаштырыла.
Программа 2021 елдан гамәлгә ашырыла һәм шушы чорда Татарстанның студентлар отрядларына җәлеп ителгән 9502 кеше эшче белгечлекләр үзләштергән. Республика ел саен ил күләмендә лидерлар рәтенә чыга: әйтик, үткән ел нәтиҗәләре буенча 4496 студент укытылган, ә бу сан Ерак Көнчыгыш һәм Төньяк Кавказ федераль округларындагы бөтен төбәкләрнең күрсәткечләрен кушканда да күбрәк.
Федераль субсидиядән тыш, студентлар отрядлары хәрәкәтенең 300 вәкиле быел көз Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә уку мөмкинлегенә ия. Бу максатта 5 миллион сум бүленгән. Моннан тыш, көндезге бүлектә яки дистанцион рәвештә укып, яңа һөнәрне Татарстанның Студентлар отрядлары академиясе аша да алып була. Әйдаман, пассажир вагоны проводнигы, балык эшкәртүче яки фотограф кебек белгечлекләргә укырга, шулай ук социаль проектлаштыру буенча өстәмә курслар үтәргә мөмкин.
2025 елда илкүләм проект буенча төп бурычлар – яшьләргә социаль статус һәм һөнәри үсеш өчен шартлар тудыру, аларның гражданлык активлыгын арттыру, яшьләр арасында халыкара хезмәттәшлекне ныгыту, яшьләр өчен инфраструктура булдыру.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-3-mennan-artyk-student-ilkulam-proekt-buenca-buslai-esce-honarlarga-ukytyla-5904021
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев