Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Татарстанда быел 46 компания «Хезмәт җитештерүчәнлеге» проектына кушылды

Татарстан «Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад» илкүләм проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектында катнашу темпларын үстерә.

Республика әлеге проектка җәлеп ителгән оешмалар саны буенча тотрыклы рәвештә лидерлар рәтенә керә. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

2025 елда проектка 46 компания кушылды (проект гамәлгә ашырыла башлаганнан алып – 310 предприятие). Беренче чиратта, алар – эшкәртү сәнәгате (52,3%), авыл хуҗалыгы (21,6%) һәм төзелеш (15,2%) предприятиеләре.

Шул ук вакытта бу проектны гамәлгә ашыруны дәвам итү өчен шактый мөмкинлекләр бар әле, шул исәптән җитештерү һәм логистика инфраструктурасы үсеш алган икътисади зоналар һәм агломерацияләрдә. Тагын 1 меңнән артык предприятие проектта катнашып, үзенең нәтиҗәлелеген үстерә – эчке чыгымнарны киметә, үтә күренмәле идарә системасы төзи, операция күрсәткечләрен яхшырта һәм хезмәткәрләрнең компетенцияләрен күтәрә ала. Болар барысы – компаниядән финанс чыгымнары таләп итми торган дәүләт программасы кысаларында.

Мәгълүм булганча, проектта катнашу өчен төп критерий – керем (чимал белән бәйле булмаган база тармаклардагы компанияләр өчен – 400 млн сум, туризм өлкәсендәге предприятиеләр өчен – 180 млн сум).

Гариза бирү һәм тулырак белешмә алу өчен Производительность.рф мәгълүмати технологияләр платформасыннан файдаланырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

#илкүләм проектлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев