Татарстанда якшәмбе көнне һава торышының начараюы көтелә
Яңалыклар

Татарстанда якшәмбе көнне һава торышының начараюы көтелә

Синоптиклар кисәтә

 Татарстанда 7 июньнән 8сенә каршы төндә яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Һава шартларының начараюы турында ТР Гидрометеорология үзәге кисәтте.

Республикада 8 июньдә көндез дә яңгырлар һәм көчле җил көтелә.

«2025 елның 8 июнендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле һәм көчле яңгырлар, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә», - диелә хәбәрдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yaksambe-konne-hava-torysynyn-nacarayuy-kotela-5905855


Нет комментариев