Татарстанда «Пушкин картасы» буенча 400гә якын мәдәният объектына кереп була
Татарстан Республикасы икенче ел рәттән «Гаилә» илкүләм проектының «Пушкин картасы» федераль программасын гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясенең иң яхшы субъектларының берсе дип таныла.
2025 елның өченче кварталында Татарстанда Пушкин картасы буенча гомуми суммасы 273,0 млн сум булган 595 меңнән артык билет сатылган. Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.
Татарстан Россия төбәкләре арасында Пушкин картасы буенча сатылган билетлар саны һәм алынган акча күләме буенча 4 урын алып тора.
Агымдагы елның өченче кварталында Татарстанда 344 меңнән артык яшь кеше «Пушкин картасы» чыгарган. Катнашучылар саны буенча Татарстан Санкт-Петербургтан гына калышып, 2 урында (90,93 процент).
Татарстанда «Пушкин картасы» буенча 399 оешмага кереп була. Алар арасында 61 музей һәм галерея, 21 театр, 16 концерт мәйданчыгы, 99 мәдәният йорты һәм клуб, 49 китапханә, 127 белем бирү оешмасы, 25 кинотеатр бар.
Татарстанда яшьләр өчен мәдәният йортлары (152,8 мең сатылган билет), кинотеатрлар (146,9 мең), театрлар (89,5 мең), музей һәм галереяләр (76,2 мең), белем бирү оешмалары (43,7 мең) китапханәләр (43,6 мең) һәм концерт мәйданчыклары (42,9 мең) аеруча кызыклы.
Искәртеп үтик, 3 октябрьдә Зур театрда «Пушкин картасы. Премия» II бүләкләү тантанасы узды. Анда Татарстан икенче ел рәттән «Гаилә» илкүләм проектының «Пушкин картасы» федераль программасын үстерүгә зур өлеш керткән төбәк буларак билгеләнде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына «Пушкин картасын» тормышка ашыруда Россиянең иң яхшы субъекты» номинациясендә Премия тапшырылды.
Татарстан Республикасы яшьләр аудиториясе белән эшләүнең югары нәтиҗәлелеген раслады һәм икенче ел рәттән «Пушкин картасы» буенча Бөтенроссия бүләкләү тантанасында җиңүче 10 төбәк арасына керде.
«Пушкин картасы» программасын уңышлы тормышка ашырган өчен Россиянең 10 төбәген: Татарстан Республика, Удмуртия Республикасы, Архангельск, Түбән Новгород, Белгород, Кемерово, Магадан, Вологда өлкәләрен, Ямал-Ненец автоном округын һәм Чечен Республикасын бүләкләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-puskin-kartasy-buenca-400ga-yakyn-madaniyat-obektyna-kerep-bula-5912363
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев