Татарстанда 150 ягулык салу станциясенең бишесендә ягулыкның сыйфатсыз булуы ачыкланган
Белгечләр барлыгы 300гә якын ягулык пробасы алган, дип хәбәр итте Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану һәм сыйфатын тәэмин итү идарәсенең бүлек башлыгы Шамил Гомәров. Республикада дизельнең өч төре кулланыла: җәйге -5 градустан, бөтен сезонлы -15 градустан һәм кышкысы -32 градустан. Үз лабораторияләре булмаган җирле заправкаларда хокук бозулар, сирәк булса да, күзәтелергә мөмкин.


Нет комментариев