Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Техосмотр өчен кем җавап бирер?

Тиздән Россия автомобиль иминиятчеләре берлеге техник күзәтү (техосмотр) операторларын контрольдә тотмый башлаячак. Мондый үзгәрешне Россия Эчке эшләр министрлыгы тәкъдим иткән. Министрлык китергән аңлатмаларга ышансаң, Россия автомобиль иминиятчеләре берлеге (Российский союз автостраховщиков) бу эшне тулысынча үти алмый.

Нәтиҗәдә, техник күзәтүне (ТО) контрольдә тоткан операторлар эшчәнлеге тикшерелми. Бу исә мәгълүматларның фальсификациясенә, аннан соң инде аварияләр саны артуына да китерә. Әлеге вәзгыятьне үзгәртер өчен ЭЭМ бу вазифаларны Аккредитация буенча федераль хезмәткә (Росаккредитация) тапшырырга тели.

Җитмәсә, ЭЭМ машиналар диагностикасы өчен кулланыла торган җайланмаларны мәҗбүри рәвештә тикшерә башлауны да кертергә тели. Шунысын да әйтергә кирәк: техник күзәтү операторлары куллана торган җайланмаларны полиция хезмәткәрләре үзләре тикшерергә тели.

2012 елда техник күзәтү уздыру хокукы коммерцияле операторларга тапшырылды. Ширкәтләр аккредитацияләрен аларның эшчәнлеген контрольдә тоткан Россия автомобиль иминиятчеләре берлегеннән ала. Хәзерге вакытта иминиятчеләр берлеге реестрында 3,7 мең оешма теркәлгән.

Россия Хөкүмәте инде былтыр ук техник күзәтү үткәрүчеләрне "йөгәнләргә" планлаштырган иде. Ул вакытта Россия автомобиль иминиятчеләре берлегенең вәкаләтләрен арттырырга ниятләделәр. Иминиятчеләр берлегенә аккредитация таләпләрен яки техник күзәтүне уздыру кагыйдәләрен бозган өчен кисәтү ясый алу мөмкинлеге бирелергә тиеш иде.

Ә 2014 елда исә Калининград һәм Мурманск өлкәләре думалары, иминиятчеләрне автомобильләргә техник күзәтү функциясеннән мәхрүм итеп, бу вәкаләтне Россия транспорт чараларын контрольдә тоту, диагностика уздырган оешмалар берлегенә (Российский союз организаций по контролю и диагностике транспортных средств) тапшырырга тәкъдим итте. Депутатлар исә техник җитешсезлекләр аркасында килеп чыккан аварияләр саны артуына техник күзәтү уздыруны иминиятче ширкәтләргә тапшыру сәбәпче, дип саный. Чөнки аннан соң бу ширкәтләр бернинди җаваплылык та тотмый. Нәтиҗәдә, илебезнең автомобиль паркының бары 20 проценты гына техник күзәтүне уза. Шул сәбәпле, юлларда һәлакәтләр саны арта.

Моннан тыш, илнең Икътисади үсеш министрлыгы техосмотр үткәрү пунктларын аттестацияне ел саен уздыруны мәҗбүр итәргә тели. Ведомствода мондый чараларны техник күзәтү үткәрүчеләр базарын намуссыз оешмалардан чистартырга мөмкинлек бирәчәк дигән фикердә. Әлегә аккредитация чикләнмәгән вакытка тапшырыла иде.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев