Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Туристларны җәлеп итү өчен, Казан үзәгендә онлайн-видеокамера урнаштырдылар

    Камерадан трансляцияне Visit Tatarstan сайтының YouTube-каналында карап була.

    Туристларны җәлеп итү өчен, Казанның төп җәяүлеләр урамында онлайн-видеокамера урнаштырдылар. Бу хакта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты сайтында хәбәр ителә.

    «Туристлык-мәгълүмат үзәге бинасында (Бауман урамы, 49) онлайн-камера куйдылар. Ул хәзерге вакыттагы һава торышын һәм тулаем алганда Казан үзәгендәге атмосфераны күзалларга мөмкинлек бирә», - диелә хәбәрдә.

    Онлайн-камера XIX йөз ахырында төзелгән тарихи бина – Смоленцев һәм Шмелев йортын күрсәтә. Шулай ук Богоявление манарасын да (ул, шул исәптән, күзәтү мәйданчыгы буларак та эшли) күрергә мөмкин.

    Камерадан трансляцияне Visit Tatarstan сайтының YouTube-каналында карап була

    Фото: скриншот

    Чыганак: https://tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: