Украинадан качаклар саны арткан
Яңалыклар

Украинадан качаклар саны арткан

Август ахырына Татарстанның миграция хезмәте идарәсе Украинаның 678 гражданына вакытлыча яшәү рөхсәте биргән. Идарәнең матбугат сәркатибе Алексей Пашин белдерүенчә, Татарстанда вакытлыча яшәү рөхсәте квотасы бер мең кешегә исәпләнгән. Украина мигрантларының күбесе эшләми. Федераль Миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе башлыгы Сергей Чепуштанов моны: «Без аларга артык яхшы шартлар тудырабыз. Татарстан алар өчен...

Август ахырына Татарстанның миграция хезмәте идарәсе Украинаның 678 гражданына вакытлыча яшәү рөхсәте биргән. Идарәнең матбугат сәркатибе Алексей Пашин белдерүенчә, Татарстанда вакытлыча яшәү рөхсәте квотасы бер мең кешегә исәпләнгән. Украина мигрантларының күбесе эшләми. Федераль Миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе башлыгы Сергей Чепуштанов моны: «Без аларга артык яхшы шартлар тудырабыз. Татарстан алар өчен артык кунакчыл, шуңа күрә эшлиселәре килми», - дип аңлатты.

Безнең гәҗит


Нет комментариев