Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өйләнүләр-аерылышуларга күзәтү [+статистика]

Татарстанның ЗАГС идарәсе авыл буйдакларының гаилә хәлен кайгыртачак. Районнарда таныштыру клублары эшчәнлеген активлаштыру көтелә. Татарстан Министлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева сүзләренчә, бүгенге көндә бигрәк тә авыл җирлегендә 30-40 яшьләрдәге бер тапкыр да өйләнмәгән ир-егетләрне очрату - гадәти күренеш. "Ялгыз ир-егетләр генә түгел, ялгыз хатын-кызлар да күп. ЗАГС бүлекләре...

Татарстанның ЗАГС идарәсе авыл буйдакларының гаилә хәлен кайгыртачак. Районнарда таныштыру клублары эшчәнлеген активлаштыру көтелә.


Татарстан Министлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева сүзләренчә, бүгенге көндә бигрәк тә авыл җирлегендә 30-40 яшьләрдәге бер тапкыр да өйләнмәгән ир-егетләрне очрату - гадәти күренеш. "Ялгыз ир-егетләр генә түгел, ялгыз хатын-кызлар да күп. ЗАГС бүлекләре белән иҗтимагый оешмаларга берлектә районнарда таныштыру клублары ачарга кирәк, - ди Альбина Шәвәлиева. - Балтач, Азнакай кебек районнарда андый клублар уңышлы гына эшләп килә. Азнакайның "Пар канатлар" клубы тырышлыгы белән быел инде тугыз гаилә төзелде".

Соңгы ике-өч елда Татарстанда гына түгел, гомумән, Россиядә өйләнешүчеләр саны кими баруын, 90нчы еллардагы демографик югалтулар, хәзер нәкъ шул чорда туган буынның гаилә корыр вакыты җитүе белән аңлаталар. Альбина Шәвәлиева хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 5 ае эчендә Татарстанда 6938 пар язылышкан, бу үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 1094 парга, ягъни 13,6 процентка азрак (2014 елның беренче биш ае күрсәткече - 8890 пар).

Җирлектәге халык исәбенә караганда, быел бигрәк тә Балтач, Әлмәт, Алабуга, Зәй районнарында һәм Чаллы белән Казан шәһәрләрендә туйлар гөрләткәннәр. Ә менә Кайбыч, Лаеш, Чүпрәле һәм Алексеевскида никахлар бик аз теркәлгән.

Альбина Шәвәлиева искәрткәнчә, бүген яңа гаиләләр төзү генә түгел, ә булганнарын саклап калу мәсьәләсе дә кискен тора. 2016 елның 5 аенда Татарстанда 5644 пар аерылышкан, бу үткән елның әлеге чоры белән чагыштырганда 7,5 процентка күбрәк.

- Быел шушы узган биш айда аерылышучыларның 80 проценты суд аша никахын таркатты. Мәсәлән, Аксубай, Әтнә, Чүпрәле, Кайбыч, Теләче районнарында бөтенесе дә суд карары белән аерылышты. ЗАГС идарәләренә килеп аерылышуын теркәүчеләрнең 60 проценты - 10 ел да бергә яшәмәгән 25-39 яшьлек парлар, - ди Альбина Шәвәлиева. Һәм шул ук вакытта еллык нәтиҗәләргә караганда, Татарстанда аерылышучылар саны соңгы биш елда кимүгә йөз тотуын ассызыклый.



Татарстанда аерылышкан парлар саны:

1992 ел - 13225;
2002 ел - 21020;
2006 ел - 15245;
2010 ел - 13960;
2011 ел - 14750;
2012 ел - 15457;
2014 ел - 15106;
2015 ел - 13450.


Мәгълүм булганча, 2016 ел башыннан Татарстанның ЗАГС идарәсе гаилә мөнәсәбәтләре ташка терәлгән парларга психологик ярдәм күрсәтү өчен ике проектны тормышка ашыра башлаган иде. Аларның берсе - ЗАГС идарәсенең рәсми сайтында урнаштырылган "Гаилә консультациясе" интернет хезмәте. "Гаиләне саклыйк" дип аталган икенчесе Казанның ЗАГС органнарында алып барыла. Аерылышырга теләп гариза күтәреп килгән ир белән хатынга психолог ярдәмгә килә. Быел психологка мөрәҗәгать иткән 207 парның 141е, ягъни 68 проценты аңлашып, гаиләләрен сакларга карар кылган. "Татарстан Россиянең Гаилә кодексына һәм Гражданлык процессуаль кодексына аерылышу тәртибен кыенлаштыру турында закон проекты кертүе дә бүген халык аңына тәэсир итә, законнарның катгыйлануын көтәбез. Без быел июнь аеннан башлап аерылышырга килгән парлардан махсус анкеталар да тутырта башладык. Гаиләләрнең таркалуы сәбәбен ачыкларга телибез. Ел азагында нәтиҗәләр ясарбыз. Еш кына аерылышырга тәкъдимне беренче булып хатын-кызлар ясый һәм алар гаилә алып барырга акча җитмәүне сәбәп итеп күрсәтә", - дип сөйли Альбина Шәвәлиева.



Җәй - бәби туйлары чоры

Татарстанның ЗАГС идарәсе башлыгы белдергәнчә, җәй - туйлар чоры: көннәр җылыткач язылышучылар да, дөньяга аваз салган сабыйлар да күбәя.

Агымдагы елның биш аенда республикада 22 549 бала туган, алардан 228 пар - игезәкләр, 2се - өч игез балалар. Яңа туган сабыйларның 51,5 проценты малайлар (11 мең 604), 48,5 проценты - кызлар (10 мең 945).

- Гаиләдә икенче, өченче булып туган балалар саны арта, быелның биш аенда туган балаларның 40 проценты - беренче бала булса, 44,1 проценты - икенче, ә 12,6 проценты - өченче, 3,3 проценты дүртенче һәм бишенче балалар. Демография соңгы ун елда уңай якка үзгәрде. Моңа ана капиталы кебек дәүләттән ярдәм программалары тәкъдим ителүе дә этәргеч бирде. 2007 елга кадәр яңа туган балаларның 60 проценты - гаиләдә беренче бала иде, ә хәзер киресенчә, - ди Альбина Шәвәлиева.

Ата-аналар балаларына кушкан аеруча популяр исемнәр: малайларныкы - Тимур, Кәрим, Әмир, Артём, Кирилл, Матвей, Егор, Максим, Камил, Самир, кызларныкы - Ясминә, София, Әминә, Арина, Ралина, Милана, Виктория, Азалия, Самира, Алиса.

Агымдагы елның узган биш ае нәтиҗәләренә карап, үлем-китем очраклары 5,8 процентка кимүе дә ЗАГС идарәсе башлыгын куандырмый калмый. Шушы вакыт эчендә 19017 акт төзелгән, алардан 9696 - ир-атлар (51 процент), 9321 хатын-кызлар (49 процент). Үлем-китемгә караганда, тууычылар саны белән Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама районнары куандырса, Югары Ослан, Кайбыч, Тәтеш, Яңа Чишмә, Апас районнары, Чаллы һәм Казан, киресенчә, шушы вакыт эчендә халкын күбрәк югалткан.


Лилия ГАДЕЛШИНА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев