Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

1 сентябрьдән Татарстанда машина йөртүгә каршы үз көченә керә торган күрсәтмәләр билгеле

1 сентябрьдән транспорт чарасы белән идарә итүгә каршы медицина күрсәтмәләренең яңартылган исемлеге үз көченә керәчәк. Нинди авырулар булганда, машина йөртү тыелачагы турында «Татар-информ» хәбәр итә.

Машина йөртүгә каршы күрсәтмәләр исемлеге:

- органик, шул исәптән симптоматик, психик тайпылышлар, шул исәптән деменция, органик амнестик синдром, делирий һәм органик эмоциональ тайпылышлар;

- шизофрения, шизотип халәт һәм саташулы тайпылышлар;

- кәефнең аффектив тайпылышлары - маниакаль һәм депрессив эпизодлар, биполяр тайпылыш, кабатлана торган депрессия;

- невротик һәм стресс тайпылышлары, шулай ук соматоформлы, аерым алганда, фобия, обсессив-компульсив тайпылышлар, авыр стресс вазгыятьләренә реакцияләр;

- җитлеккән яшьтә шәхес һәм үз-үзеңне тоту тәртибе бозылу - шул исәптән тотрыклы холык бозылу, гадәтләрне һәм теләкләрне контрольдә тоту проблемалары булу;

- төрле дәрәҗәдә акыл ягыннан артта калу;

- психик үсешнең гомумиләштерелгән бозылулары – аутизм, Аспергер синдромы, Ретт синдромы һ. б.;

- психоактив матдәләр (алкоголь, наркотиклар, психостимуляторлар) куллану аркасында килеп чыккан психик һәм үз-үзеңне тотыш тайпылышлары;

- эпилепсия һәм аның төрле формалары;

- төсне күрү бозылу - дихромазия, аномаль трихромазия һәм башка төрләр;

- тулысынча сукырлык (ике күзнең дә күрү сәләтен югалту).

- психик үсешнең гомумиләштерелгән бозылулары - аутизм, Аспергер синдромы, Ретта синдромы һ. б.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/1-sentyabrdan-tatarstanda-masina-iortuga-karsy-uz-kocena-kera-torgan-kursatmalar-bilgele-5910127

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев