2025 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Рәисе һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар өчен тавыш бирәчәкбез. Барыбыз да сайлауларга!
Сайлауда катнашу һәм тавыш бирү тәртипләре турында Саба районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Марат Тимергали улы Шәймарданов белән әңгәмә кордык
- Марат Тимергалиевич, сайлауларга әзерлек ничек бара?
-Әйе, 14 сентябрьдә зур сәяси вакыйга көтелә -Бердәм тавыш биру көнендә, Татарстан Республикасы Башлыгын (Рәисен) һәм Саба муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар була. Ягъни сайлаучыга тавыш бирү өчен ике бюллетень тапшырыла. Сайлау участоклары иртәнге 7 дән кичке сәгать 20:00 кадәр эшлиячәк. Саба районында 23606 сайлаучы теркәлгән. Ләкин, бу сан сайлау көнендә үзгәрәчәк, чөнки “Мобиль сайлаучы” механизмы буенча безнең районга сайлаучылар килә һәм китәчәк. Сайлаучыларның тавыш бирү процессын тәэмин итү өчен Саба районында 40 сайлау участогы булдырылган, аларда хәл итүче тавыш бирү хокукы белән 219 комиссия әгъзасы эшли.
Бу сайлауларда райондагы барлык 40 участок видерегистраторлар ярдәмендә күзәтү астында булачак. Бу эш сайлауларның чисталыгын тәэмин итү өчен эшләнелә.
Татарстан Республикасы рәисе сайлауларын оештыру Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә, ә Саба муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларын оештыру Саба районы территориаль сайлау комиссиясенә йөкләнгән.
Кандидатлар:
Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) сайлауларына 4 кандидат теркәлде, алар:
Минниханов Рустам Нургалиевич - «Единая Россия» партиясе;
Миргалимов Хафиз Гаязович - «КПРФ» партиясе.
Смиринов Виталий Николаевич - «Политическая партия пенсионеров»
Юсупов Руслан Рафаилевич - «ЛДПР» партиясе;
Кандидатлар буенча тулырак мәгълүматны сайлау участокларында белергә мөмкин.
Вәкиллекле органнарга депутатларны сайлауга килсәк, сайлауларга әзерлек 2025 елның февраль аеннан башланды. Иң беренче безнең 67 Федераль закон нигезендә җирлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау уздыру өчен 158 бермандатлы округлар төзелде, расланды һәм массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылды. 14 җирлектә 7шәр , 6 җирлектә 10шар округ барлыкка килде. Бу безнең һәрбер округта 1 депутат, ягъни бөтен район буенча 158 депутат сайланырга тиеш дигәнне аңлата.
26 июньнән 25 июльгә кадәр сайлауларга депутатлыка кандидатлар күрсәтү (выдвижение) булды, барлыгы 322 кандидат документларын тапшырды һәм Саба районы территориаль сайлау комиссиясе, эчке эшләр министрлыгы, юстиция министрлыгы һәм башка органнар аркылы тикшерелеп барысы да теркәлү үтте. Кандидатларның кайсы берләшмә яки заттан икәнен карасак, ул болаерак:
- Үз-үзеңне күрсәтү(самовыдвижение) юлы белән – 147 кандидат;
- «Единая Россия» партиясеннән – 115 кандидат;
- «Новые люди» партиясеннән – 31 кандидат;
- «ЛДПР» партиясеннән – 8 кандидат;
- «ТНВ» иҗтимагый оешмасыннан – 7 кандидат
- «Справедливая Россия – Патриоты – За правду» паритиясеннән – 6 кандидат;
- «КПРФ» партиясеннән – 6 кандидат.
- «Политическая партия пенсионеров» партиясеннән – 2 кандидат теркәлде.
– Округларга буленә дип әйттегез, ә сайлау участокларына бару үзгәрмиме?
-Өлешчә үзгәрәчәк. Бу бер жирлектә берничә сайлау участогы булган жирлекләргә, нигездә Саба шәһәр жирлеге һәм Шәмәрдән авыл җирлекләренә кагыла. Алда әйткәнемчә, җирлекләрнең территорияләре округларга бүленде. Аерым жирлекләрдә халык саны кимү, арту нәтиҗәсендә терриорияләрнең округларга бүленү чикләре күчте, шунлыктан сайлау участокларына бару тәртибе дә үзгәрде. Ягъни мәсәлән, элек Сабадагы Мәктәп урамының яртысы гимназиядә урнашкан 2484 участогына, ә икенче яртысы “Саба-Арена”да урнашкан 2486 участогына барган булса, бу һәм алдагы сайлауларда Мәктәп урамы сайлаучылары тулысынча гимназиядә урнашкан 2484 участогына барачак. Кайсы сайлаучының нинди участокка барарыга кирәк икәнен курсәтеп сайлауга чакыру кәгазьләре таратыла, шуңа күрә сайлаучылар сайлауга барыр алдыннан чакыру кәгазен игътибар белән карап, дөрес сайлау участогына барырлар дип ышанам.
- «Мобиль сайлаучы» механизмы дип әйттегез, шул турыда әйтеп китегез әле.
Республика башлыгын (рәисен) сайлауда һәр Татарстанлы «мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә үзенә уңайлы участок сайлый ала. «Мобиль сайлаучы» механизмы ул пропискаң кайда булуга карамастан, кайда сина җайлы шунда тавыш бирергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, сайлаучы үзенең 14 нче сентябрь көнендә үз сайлау участогына килә алмавын белә, ул шушы сайлау көнендң Татарстанның икенче районында, шәһәрендә булса да сайлауда катнаша ала. Моның өчен сайлаучыга үзенең сайлау көнендә бүтән җирдә (бүтән сайлау участогына) сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза гына бирү җитә. Бу эшне сайлаучыга 10 сентябрьга кадәр башкарырга кирәк. Бу гаризаларны 10 сентябрьга кадәр территориаль яисә участок сайлау комиссиясенә, МФЦ һәм «дәүләт хезмәтләре» порталына дә бирергә була. Искәртеп үтәм, үзенә җайлы сайлау участогын бары тик Татарстан Республикасы терриориясендә генә сайлап һәм Республика башлыгын (рәисен) сайлауда гына кулланып була.
-Бу сайлауда районның сайлау участокларына беренче тапкыр (18 яше тулган) ничә кеше киләчәк?
- Сайлау законнары нигезендә, сайлауларда 18 яше тулган гражданнар катнаша. Безнең районда беренче тапкыр сайлаучылар 361 кеше булачак. 14 сентябрь көнне 18 яше тулучы ике яшь сайлаучыбыз да бар (Саба һәм Юлбаттан). Шулай ук иң өлкән 100 яшен тутырган ике сайлаучы да Аллаһ боерса уз тавышларын бирерләр дигән өметтә калабыз (Саба һәм Лесхоздан).
- Өйдә ничек тавыш бирергә? Кем аннан файдалана ала?
- «Өйдә сайлату» тавыш бирү көнендә генә үткәрелә. Өйдә тавыш бирү теләге турында сайлаучы үзе яки башка затлар ярдәме белән, үз сайлау участогының участок комиссиясенә язмача гариза белән яки телефон аша телдән мөрәҗәгать итү юлы белән хәбәр итә ала, соңыннан комиссия әгъзалары сайлаучыга килгәч язма гариза белән раслана. Үз гаризасында яки телдән мөрәҗәгать иткәндә сайлаучы тавыш бирү бинасына килә алмауның сәбәбен күрсәтергә тиеш. Тиешле гариза яки телдән мөрәҗәгать участок комиссиясенә 4 сентябрьдэн 14 сентябрь 14:00 сәгатькә кадәр тапшырылырга мөмкин. Бер яңалык, бу гаризаны 12 сентябрьга кадәр дәүләт хезмәтләре порталынада да биреп булачак. Элек андый мөмкинлек юк иде.
“Дәүләт хезмәтләре” порталында тагын бер яналык бар. Әгәр дә сайлау участогында тавыш бирү вакытында сезгә озата бару яки башка ярдәм кирәк булган очракта, волонтерларга ихтыяҗ турында гариза бирергә мөмкин. Бу мөмкинлектән, мәсәлән, озатып йөрүне таләп итүче өлкән яшьтәге кеше һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр куллана ала.
-Әңгәмә азагында сайлаучыларыбызга - теләкләрегез...
Хөрмәтле Саба районы сайлаучылары, сезне тавыш бирүдә актив катнашырга чакырам. Конституция хокукыгызны кулланыгыз, сайлау участокларына килегез, тавыш бирүдә катнашыгыз һәм сайлагыз. Барыбызны да, сәяси карашларыбызга һәм ышануларыбызга карамастан, Ватаныбызга карата мәхәббәт һәм тугрылык хисе берләштерә. Сайлауларда катнашып, без барыбыз бергә үз республикабызның язмышын хәл итәбез.
Әңгәмәдәш - журналист Гөлшат Галиәкбәрова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев