Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Агымдагы елның 1 сентябреннән яшь педагоглар өчен айлык өстәмә түләү 2,5 меңнән 10 мең сумга кадәр артачак

Яңа уку елында тагын нинди яңалыклар көтелә?

Фәридә Гайнетдинова,
Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт программаларын гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе:
 -Безнең бурыч – гамәлдәге һәм яңа төзелә торган инфраструктураны саклауны һәм киләчәктә дә нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү. «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты, «Балаларга иң яхшысы» федераль проекты кысаларында нәкъ менә Саба районы “Ватанны саклау һәм иминлек нигезе” предметларының матди-техник базасын, шулай ук хезмәт технологиясен җиһазлау, яңарту кирәклеге турында инициатива белән чыкты. Әлеге юнәлеш милли проект кысаларында 2025 елдан гамәлгә ашырыла, ә 2026-2027 елларда республикада барлыгы 900гә якын мәктәпне җиһазландыру планлаштырыла, шул исәптән әлеге проектка Саба районының  15 мәктәбе кергән. Агымдагы елның 1 сентябреннән яшь педагоглар өчен айлык өстәмә 2,5 меңнән 10 мең сумга кадәр артачак. Моннан тыш, грант ярдәме программасы киңәйтеләчәк. «Безнең яңа укытучыбыз» грантлары саны 200 дән 500 гә кадәр җитәчәк. Шуның белән бергә 100 урта махсус белем укытучысы 10 мең сум күләмендә грант алачак.
   Яшь укытучыларга торакны арендага алу өчен ай саен 20 мең сум күләмендә түләү каралачак. Моннан тыш, аерым категориядәге 350 укытучы торак шартларын яхшыртуга сертификат алачак, аларның һәрберсе 1 миллион сум тәшкил итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев