Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Архивлар хәтерле киләчәгебез өчен мөһим

Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең Саба үзәк китапханәсе бинасында узган күчмә зона утырышында муниципаль архивларда ачыкланган аеруча кыйммәтле документларның тасвирламалары каралды

Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең   Саба үзәк  китапханәсе бинасында  узган күчмә зона утырышында муниципаль архивларда ачыкланган аеруча кыйммәтле документларның тасвирламалары  каралды. Нигездә Бөек Ватан сугышы чорындагы  документлар  өйрәнелде.  Барысы 10 районның архив бүлеге җитәкчеләре һәм белгечләре  үзләренең фондларындагы кыйммәтле  тарихи материалларны тикшерделәр Ачыкланган документларда тылда хезмәт батырлыгы турында сирәк дәлилләр, фронтовикларның хатлары һәм фотолары, республика районнарына эвакуацияләнгәннәрнең исемлекләре күп урынны алып тора. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры урынбасары Татьяна Кондратова алып барды.

«Бүген саклана торган  материалларны  аеруча кыйммәтле документлар исемлегенә кертәбез. Алар ел буе анализлана, экспертиза ясала һәм менә комиссия тарафыннан кабул ителә. Аеруча кыйммәтле документлар Россия Федерациясенең архив эше турындагы Законы белән билгеләнгән. Алар  махсус махсус папкаларда һәм, һичшиксез, сканирланган булырга тиеш. Мондый документлар – кыйммәтле. Менә бүген без 54 саклау берәмлеген карыйбыз. Мин бүген беренче тапкыр дини культлар мәсьәләләре буенча документлар белән таныштым. Мин беркайчан да дини культлар беркетмәләре  булуын күрмәдем, хәзер безгә аны тәкъдим иттеләр. Хуҗалык кенәгәләре дә зур әһәмияткә ия. Инде ул торак пункт булмаска да мөмкин. Ягъни  кайчандыр юкка чыгарылган, әмма хуҗалык кенәгәләренә авыл тарихы сакланып калган.

Үзем   даими саклау срогы документларын формалаштыру буенча оешмалар белән эшлим. Документлрның күчермәләрне түгел, ә оригиналларны карыйбыз. Шуңа күрә алар кыйммәтле дә”– диде  ул.

  Күчмә зона утырышы барышы белән район  башлыгы  Рәис Миңнеханов та танышты һәм дәүләтнең стратегик ресурсы буларак архив эшендә ясалма интеллектны куллануның әһәмияте зур булачагын  күрсәтте. “Киләчәгебез булсын өчен сез кирәк. Узганын онытып, халык киләчәккә күп нәрсәне югалта. Һәркем үз урынында вазыйфасын башкарырга тиеш. Сезнең четерекле эшегез хөрмәткә лаек",– диде Рәис Миңнеханов.

 Хәзерге вакытта район архивында 35656 документ саклана. Шуларның 72 уникаль һәм аеруча кыйммәтлеләр исемлегенә  кертелгән.

Т

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев